БЕЛЕП ТОР: аның өчен түләү мәҗбүри түгел…

4 августтан торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазьләрендә  фатирны иминиятләштерү дигән багана өстәләчәк. Аның өчен түләү мәҗбүри булмаячак. Әлегә бу яңалыкны  җиде төбәктә – Санкт-Петербургта, Ленинград, Мәскәү, Свердлау, Тверь, Новосибирск, Төмән өлкәләрендә  сынап карыйлар.   Белүебезчә, хәзерге вакытта табигать бәла-казалары, коммуналь аварияләр өчен бюджеттан акча түләнә.  Әмма ай саен үз теләге белән  иминият өчен  түләп барган кеше дәүләттән социаль ярдәмгә һәм  иминият оешмасыннан түләнәсе акчага да өметләнә ала. Ә сез иминият өчен дә түләр идегезме?

Айгөл Галәлиева, өч бала әнисе:

–   Мин түләр идем. Дөнья хәлен белеп булмый. Кирәкле әйбердер дип саныйм. Узган ел фатирыбызны су басты. Яңа гына ремонт ясаган идек. Кая гына бармадык, нәрсә генә эшләмәдек, әмма үзебезгә тиешле акчаны алып булмады. Аннары иминият оешмасына кисәкләп   түләгәнче, болай ай саен бераз акча тотылып барса, кешегә кыен булмаячак. Без – бар әйберне иминиятләштерүчеләр. Улларыбызны да, йортыбызны да, фатирны да, авылдагы сарайларны да иминиятләштердек. Ходай сакланганны саклармын дигән.

         Әлфис Салихов, иминият агенты:

– Бу яңалык Татарстанга килеп җитмәс дип уйлыйм мин. Гомумән, халык түләүдән курка бит. Бигрәк тә квартплатага тагын нидер өстәсәләр. Бу эш – безгә артык йөк кенә. Минем аңлавымча, идарәче оешмалар үз өстеннән җаваплылыкны менә шулай төшермәкче,  ахры. Җайлы бит, халык түли, агентлар эшли.  Мин сезнең белән ике бүлмәле фатир хуҗасы буларак сөйләшсәм, моңа каршы. Ирекле түләүме, мәҗбүриме – артык багана өстәмәсеннәр. Кирәк кеше болай да иминият оешмасына мөрәҗәгать итә ул.

Гөлназ Вафина, укытучы:

– Бик кызык заманда яшибез. Әллә ниләр уйлап чыгаралар. Тик шул уйлар арасында,  ичмасам, халыкка файдалы, бер сөенечле хәбәр дә юк. Элек яшәү  җиңелрәк иде. Хәзер эштә арып-талып, баш авыртуына түзә алмыйча кайтабыз. Бөтен вакыт  кирәкмәгән эш белән утырып уза.  Әгәр түләү язуына иминиятләштерү өчен сумманы кертеп җибәрәләр икән, түлиләр аны. Бездә халык артык тикшерми. Түлисе дисәләр, түли. Мәҗбүри түгел дип, сумманы киметеп тормый. Без үзебез дә шулай.  Нәрсә кушалар, шуны эшләп барабыз. Ә менә үсеп  килүче буын андый түгел. Алар акчаның кая киткәнен, ни өчен түлисен тиенләп санап тора. Каршы әйтергә дә, үз фикерен белдерергә дә курыкмый.

Нәҗип Нәккаш, әдәбият галиме, нәкышче:

– Бу – халыктан акча җыюның чираттагы хәйләкәр ысулы. Түләмәс идем. Фатирны болай да иминиятләштерәбез. Ә  бәла-каза булып, йортка зыян килсә, аны каплау өчен түләү болай да алына. Сулаган өчен дә акча тотып каласылары бар. Бигрәк күп сулыйбыз бит.

Гөлсимә Сөләйманова, хезмәт ветераны, “Кичке утлар” үзешчәннәр ансамблен оештыручы:

– Түләмәс идем. Фатир өчен түләүләр болай да югары. Коммуналь хезмәтләрдән тыш та, бер кирәкмәгән әйберләр өчен акча түлибез. Мәсәлән, “йортка хезмәт күрсәткән өчен” дигәне бар, домофон өчен бар. Гәрчә миндә домофон булмаса да. Тимер ишектән үтәсез бит, диләр. Аның өчен домофон төймәсен беркеткәндә, ачкычын алганда түләдем бит инде мин. Нигә өйдә трубкасы булмаган килеш домофон өчен түлим? Барып, дәгъва белдергәч, түләүне киметкәннәр иде, тагын өстәп куйганнар. Коридорда ут янган өчен түләү алсыннар, анысы кирәк, әле монда кирәкмәгән пунктлар өчен дә алалар бит. Ай саен капиталь ремонт өчен акча алына. Ә йортыбыз авылдагы иң тузган сыер абзарыннан да куркынычрак. Стенада буяулары кубып беткән, идәне котчыкмалы.


Фикер өстәү