Ни өчен 25 яше тулмаганнарга кредит бирми башларга мөмкиннәр?

Бу тәкъдим белән Россия Премьер-министры Дмитрий Медведевка Ленинград өлкәсе Закон чыгару Җыены депутаты Владимир Петров мөрәҗәгать иткән. Аның фикеренчә 25 яшьтән яшьрәк россиялеләргә кредитларны бары тик белем һәм торак сатып алуга гына бирергә кирәк. Бу хакта РИА новости хәбәр итте.

«Яшь россиялеләр кредитка алган акчаларын кирәк булмаган әйберләргә — заманча гаджетлар, чит илдә ял итү, кыйммәтле автомобильләр өчен файдалана», — дип аңлата ул.

Владимир Петров фикеренчә тәкъдим ителгән чаралар яшьләрнең финанс сәламәтлеге өчен уңай йогынты ясарга тиеш.

 


Фикер өстәү