Җиде кат укып, бер түлисе: белгечләр ялганнан сак булырга киңәш итә

«Коммуналь түләү кәгазендә тагын бер юл барлыкка киләчәк!» «Торакны мәҗбүри иминиятләштергән өчен аена 1 мең сум акча ала башлаячаклар!» Соңгы көннәрдә социаль челтәрләр әнә шундый эчтәлектәге хәбәрләр белән тулды. Әлеге төр хезмәт өчен ялгыш бер түләсәң, ул гомерлек булачак, дип тә куркыталар. Түлисеме, юкмы? Бу сорауга җавап бар.

Социаль челтәрләрдә таралган бу видеоязманы күрмичә калучылар сирәктер. Анда киләсе елның 1 гыйнварыннан торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазендә яңа юл барлыкка киләчәге турында хәбәр итәләр. Бу – торакны иминиятләштерү. Айлык түләү күләме дә билгеле. Аз да түгел, күп тә түгел – 1 мең сум. Исәп-хисап счетын тикшереп тормыйча, иминиятләштерү өчен бер тапкыр түләсәң, үзеннән-үзе әлеге төр хезмәткә ризалык биргәнсең булып саналачак, имеш. Алга таба ул ай саен килеп торачак икән. Ә менә бер түләгәннән соң, торакны иминиятләштерүдән баш тартырга теләүчеләргә судтан башка юл юк, бу – бик озакка сузыла торган эш, фатирсыз калуыгыз да бар, дип кисәтәләр. Курыкмас җиреңнән куркырсың!

– Хәзер интернет заманы бит, коммуналь хезмәтләр өчен дә дәүләт порталы аша гына түләргә гадәтләндек, – ди башкалада Кукмарада яшәүче Гөлнара Илалетдинова. – Дөресен генә әйткәндә, ут-газ өчен күпме исәпләгәннәрен карап та тормыйм. Күпме язсалар, шулкадәр түлим. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә дөреслек эзләүнең файдасы юк. Яңа төр түләү турында ишеттек. Тик торакны иминиятләштерүдән баш тарткан очракта, түләү кәгазендәге ул юлны ничек төшереп калдырырга икәне аңлашылмый. Интернетта счет-фактураның гомуми суммасы гына күренә бит.

Социаль челтәрләрдә таралган хәбәрдә торакны иминиятләштерү белән кайсы оешма шөгыльләнәчәге дә аермачык язылган. Мәсьәләгә ачыклык кертүләрен сорап, әлеге иминиятләштерү компаниясенең «кайнар линия»сенә шалтыраттык.

– Мондый хезмәт торакны иминиятләштерү дәүләт программасы кысасында күрсәтелә. Ул гамәлдәге кануннарга каршы килми һәм киләсе елның 1 гыйнварыннан илнең аерым төбәкләрендә тормышка ашырыла башлаячак дип көтелә. Бу очракта торак бер айга иминиятләштереләчәк. Киләсе айда яңадан акча түлисе була. Иминиятләштерү очракларына торакның диварларына зыян килү, коммуникация системасы, сантехник җиһазлар керә. Болар барысы да аерым килешүдә күрсәтеләчәк. Шунысы да бар: бу – ирекле хезмәт. Ягъни телисең икән – түлисең, теләмәсәң – юк, – дип аңлаттылар оешмада.

«Бу яңалык Татарстанга кагыламы? Иминиятләштерү өчен түләгән очракта килешүне кайдан аласы?» кебек сорауларга: «Бу хакта мәгълүмат юк», – дип кенә җавап бирделәр.

Башкаладагы икенче бер оешмада торакны иминиятләштерү буенча агент булып эшләүче Наҗия Мөбарәкшина сүзләренә караганда, бүген торакны иминиятләштерү – гайре табигый хәл түгел.

– Хәзер халыкны үгетләп йөрисе юк. Үзләре торакны иминиятләштерүебезне сорап мөрәҗәгать итәләр. Бу – ирекле хезмәт. Өстәвенә күп кешенең фатиры ипотекага сатып алынган, ә мондый очракта торакны иминиятләштерү – мәҗбүри шарт. Берүк хезмәт өчен ике тапкыр түләмисең бит инде. Чынга ашмас нәрсә белән башны бутамасыннар! – ди белгеч.

Татарстан торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль буенча төбәк үзәге башкарма директоры Дмитрий Романов та шул фикердә. Аның әйтүенчә, халыкны махсус котырталар.

– Беренчедән, әлеге яңалыкны кем-кайда хәбәр итүе турында бернинди рәсми мәгълүмат юк. Бу имеш-мимешне социаль челтәрләрдә генә тараталар. Ә аны кем уйлап табуы билгесез. Бу – ялган мәгълүмат. Махсус рәвештә халыкның ачуын чыгаралар. Димәк, бу кемгәдер кирәк. Коткыга бирелмәгез! Икенчедән, бүген коммуналь хезмәтләргә бәя арттыру мәсьәләсен күтәрү, гомумән дә, мантыйкка туры килми. Ник дигәндә, коммуналь хезмәтләргә бәяләр декабрьдә артты гына бит әле. Гыйнварда ил халкы болай да яңа тарифлар буенча исәпләнгән түләү кәгазьләре алачак. Башка төр бәяләр арту булмаячак, – ди Дмитрий Романов.

Башкарма  директор сүзләренә караганда, счет-фактурага яңа төр хезмәт өчен түләү кертү мәсьәләсе алай җиңел генә хәл ителми. Интернеттагы төрле имеш-мимешләргә ышанып, аларны туганнарга-дусларга таратырга керешкәнче, әнә шуны истә тотарга киңәш итә белгеч.

– Аерым бер идарәче оешманың яки иминият компаниясенең коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазенә өстәмә юл кертергә бернинди хокукы юк. Бу – сафсата! Белгәнебезчә, Казан халкына ишегалларыннан карны чыгарган өчен яңа түләү кертергә тәкъдим иттеләр. Бу хакта алдан ук мәгълүмат җиткерделәр. Кар чыгарган өчен түләргәме-юкмы икәнен күпкатлы йортларда яшәүчеләр фәкать үзләре хәл итәчәк. Моның өчен иң беренче чиратта җыелыш үткәрәләр, фатир хуҗаларының фикерен белешәләр. Ә торакны иминиятләштерү – һәркемнең үз иркендә. Сезне беркем дә мәҗбүр итә алмый. Бигрәк тә бүгенге заманда игътибарлырак булсагыз иде!

Эльвира Вәлиева


Фикер өстәү