Ял көннәрендә Казанда декабрь ае нормасының 2/3 өлеше күләмендә кар яуган

Казан мэриясе машиналарны юллардан алуны сорый. Алар кар чистарту эшләренә комачаулый.

Казанда ике тәүлек эчендә явым-төшем декабрь нормасының 2/3 өлешен яки 64%ын тәшкил иткән. Кар явып торганда, коммуналь хезмәтләр урам-юлларны, тукталыш мәйданчыкларын чистартуны бер генә минутка да туктатып тормаган. Төнге сәгатьләрдә карны шәһәрдән алып чыгу эше оештырылган. Әмма Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев әйтүенчә, юл кырыйларында калдырылган машиналар кар чистарту эшләренә бик нык комачаулык итә. “Машина хуҗаларыннан һәм ЮХИДИдән автомобильләрне юлдан алып, махсус парковкаларга китерүләрен сорыйм”, – дип мөрәҗәгать иткән Казанда яшәүчеләргә Куляжев.

Ул шулай ук юлларны тарайтуга китергән кар көртләреннән котылу өчен, чистарту-көрәү эшләренең атна буе дәвам итәчәген әйткән.


Фикер өстәү