Мәҗбүри битлек режимы кертелде

Амур өлкәсе башкаласы – Благовещенск шәһәрендә кибетләр, ресторан-кафеларга һәм башка күпләп йөрү урыннарына битлек режимы керткәннәр. Бүген санитария-эпидемиягә каршы комиссия шундый карар кабул иткән. Бу хакта “РИА Новости” Амур өлкәсе башкаласы хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Таләп әлегә персоналга гына кагыла. “Тикшерүләр күрсәткәнчә, кайбер сәүдә челтәрләре, әйтик «Кэш&Кэрри”, “Стик” хезмәткәрләре даими рәвештә индивидуаль саклану чараларыннан файдалана. Кибеткә килүчеләр өчен битлек кию мәҗбүри түгел –тәкъдим генә ителә ул. Калган челтәрләрдә тикшерү чаралары дәвам итә”, – диелгән шәһәр хакимияте хәбәрендә.

Шәһәрнең мәгариф, мәдәният һәм спорт оешмаларында фильтрлар, дезинфекция эше көчәтелгән. Спорт чаралары вакытында тамашачыларга битлекләр куллану тәкъдим ителә.
Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр Татарстан Президенты республикада бер атна эчендә ковид йоктыручылар санының – 14%ка, ОРВИ һәм грипп йоктыручыларның – 25%ка артуын белдергән иде.


Фикер өстәү