Мәхәббәтнең якын дусты кем? Сәнгатьтә бартер нәрсәгә китерә? Ни өчен мулла артистка алмашынган? Салават Фәтхетдиновның 31 нче сезон концертында бу сорауларга җавап бар. Ләкин кемдер килешә алар белән, кемдер – юк. Сүз уңаеннан, концерт “Мин яратам сине” дип атала. Монысын да һәркем үз каланчасыннан чыгып кабул итә.
Әүвәл быелгы сезонның кайбер үзенчәлекләренә тукталыйк. Салават быел аз сүзле. Аз көлә, аз шаяра, басынкы, үзен күкрәгенә җен, гафу, мәхәббәт ияләшкән кеше кебек тота. Концертның буеннан-буена Әлмәндәр белән сөйләшеп йөри. Юк, хыялына бирелеп түгел, алып баручылары – Ядкәр Хәбибуллин һәм Таһир Гайнуллин белән фәлсәфәгә бирелә җырчы. Соңгылары быел Әлмәндәр карт һәм аның улы Искәндәр булып уйный. Сүгенмиләр, тамашачының күңелен кытыклаган билдән түбән мәзәкләр дә сөйләнми диярлек.
Аның каравы ил-көндәге иң кискен мәсьәләләр нечкә юмор хисе белән күтәрелә. Ул мур урынына кырылган умарта кортлары темасы дисеңме, үзмәшгульлек мәрәкәләре, “ватсап”лы тормыш, туганнар арасындагы ызгыш, аралашудан бизү – ниләр генә юк. Салават әйтүенчә, болар барысы да мәхәббәт җитмәгәннән килә. Иң мәхәббәтле кеше – Әлмәндәр булганга, тамашачыга җиткерәсе сүзләрен ул ил агасыннан әйттерә. Сүз уңаеннан, исән булса, Шәүкәт Биктимеров та быел Әлмәндәр яшендә, ягъни 91дә булыр иде.
Шәүкәт Биктимеровтан соң Әлмәндәргә алыну кирәк идеме? Ядкәр Хәбибуллин, кирәк, дигән фикердә:
– Шәүкәт абыйдан соң Әлмәндәрне чыгару, билгеле инде, җиңел түгел. Алай гына да түгел, аның дәрәҗәсенә беркайчан да, беркем дә ирешә алмаячагы да көн кебек ачык. Ләкин Әлмәндәр килеп чыккач, халык кул чаба. Сагынган ул Әлмәндәрне. Кирәк аңа ил агасы. Аның тормышны ярату хакындагы сүзләре кирәк. Мәхәббәт темасына алыну исә болай булды. Концертка репетиция бара. Салават элеккеге репертуар җырларын исенә төшерә, яңаларын өйрәнә. Бермәлне капыл туктатты да эшне, кара әле, минем бөтен җырларым да мәхәббәт турында икән бит, дип куйды. Шулай итеп яңа сезонның төп темасы билгеләнде.
Мәхәббәт дигән булып, һаман бер балык башын чәйнәп туймадыгызмы әле? Композитор Фирзәр Мортазинга әнә шул сорауны бирдек. Яше дә бара, нәрсә дияр икән, янәсе. Җавап бик кыска булды. “Мәхәббәт булмаса, мин үләм”, – диде композитор. Сүз уңаеннан, Салават бу сезонда үзе язган “Нигә син мине аңламадың?” (А.Якшимбетов көе) дигән җырны башкара. Фирзәр әйтүенчә, аның шигырьләре күп икән.
Мәхәббәтнең иң якын дусты кем, дип баш ватадыр укучы. Тамашачы да, тугрылык, ышаныч, дигән җавапларын юллады сәхнәдәгеләргә. Әмма бер җавап та дөрес булмады. Салават, мәхәббәтнең якын дусты – хыянәт, диде. Аныңча, мәхәббәт янәшәсендә һәрвакыт хыянәт атлый. Әлбәттә, бәхәсле тема. Өстәвенә килешмәгән тамашачының күңелен чыжлатып, мәзәк сөйли башлый. Имеш, мулла янына бер хатын килә дә, иренә хыянәт иткәч, үзен нәрсә көтәчәге белән кызыксына икән. Бу урында Салават кешесенә карап җәзаларның төрле булганын үзе дә белмәгәнен әйтеп куя. Көтүче белән хыянәт итсәң, өч көн тәмугта янасың, тракторчы белән булса, бер атна, җитәкче белән – бер ай, дип җавап биргән ди мулла. Шуннан хатын, ә артист белән хыянәт итсәң күпме, дип кызыксынган. Нинди хәйләкәр хатын, турыдан оҗмахка эләгәсе килә, дип тел шартлаткан ди мулла. Дөрес, беренче көнне Салават артист урынына мулла дип сөйләгән булган. Күрәсең, тискәре фикерләр бик тиз барып ирешкән үзенә. Мәзәк тә билдән аз гына өскәрәк күтәрелгән.
Рөстәм Исхаков фотосы
Хәер, тәнкыйтькә җавап бирмичә калмый ул. Бер елны свитасы картайган дигән сүз чыкты. Артист быел чыннан да свитасын 91 яшькәчә картайткан. Әлмәндәр карт, шырдый җырлап йөрүче Фәнил дә үсте, дигән булып, яшь җырчыларның мөмкинлекләренә дә игътибарны юнәлтте. Алар, чыннан да, матур чыгышлары белән истә калды. Хәтта бэк-вокалистлары да телгә килде бу юлы. Туган телләре турында бик матур сүзләр әйттеләр.
Гадәттәгечә, җырчы фани дөньядан киткәннәрне зур хөрмәт белән искә алды. Болар – олпат җырчыларыбыз Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәния Фәрхи, гармунчы Шәфәгать Салихов, композитор Ринат Гобәйдуллин, шагыйрь Рөстәм Закуан. Һәрберсе турында бик матур истәлекләр сөйләнде, багышлап җыр җырланды. Сүз уңаеннан Ринат Гобәйдуллинның “Соңлап кына килдең миңа, сөю” дигән җыры быелның хиты булырга охшый… Хит дигәннән, Салават төрле елларда танылган җырларын да башкарды. Күршем – яше алтмышлар тирәсендә булган олы гәүдәле, усал кыяфәтле бер ир, клибында Камал театрының иң чибәр артисты Нәфисә Хәйруллина уйнаган “Юк, юк…” дигән җырны башкарганда, кулъяулыкларын чыгарып рәхәтләнеп елады.
Тамашада Әҗәл дә катнашты. “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклендә Әҗәлне уйнаган Равил Шәрәфи экраннан стажировкага яшь Әҗәлне җибәрәчәген әйтте. Анысы, яшьлеге белән хаталар җибәрсә дә, ялгыз кеше озак яши алмый, дигән сүзләре белән янә уйга салды.
Концертта Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан катнашачагы алдан игълан ителмәгән иде. Халык бик озак алкышлап каршы алды үзен. Бу гамәлне дә Салаватның матур традициясен дәвам итү дип кабул итәргә кирәктер, мөгаен. Заманында Илһам Шакировны, Әлфия Авзалованы концертларында катнаштырып, рухландырган иде ул. Шаһбан да Салават концертында катнашуны Ходайның бер бүләге дип саный:
– Ул – татар җыр сәнгатенең мэтры, 30 елдан артык сәхнәне кулында тоткан шәхес. Безнең белән исә мондый хәл булды. Ул, миңа шалтыратып, кеше җырын җырлаганым юк, ләкин синең бер җырың бик ошады, шул җырны башкарырга рөхсәт бирсәң иде, диде. Бернинди проблема юк, ләкин мин дә синең репертуарыңнан бер җыр алыр идем, дим. Миңа калса, бик тә уңышлы алмашу булды. Без концертта Әлмәндәр үрнәгендә тамашачыны уйланырга чакырабыз. Чөнки бер-беребезгә кунакка йөрмибез, бикләндек. Үз мохитебездә яшибез, бөтенебез дөнья куабыз. Күрешеп сөйләшүгә караганда, телефон аша язып җибәрүне кулай күрәбез. Туган – туганны, бала әти-әнине санламый, бер-беребезгә ихтирам җитеп бетми.
Шулай итеп, бартер дигәне ике җырчының җыр алмашуы булып чыкты. Мәхәббәт дигәне – яшәү икәнлеге ачыкланды. Ләкин яшибезме без, әллә көн үткәрәбезме – анысына инде һәркем үзенчә җавап бирер.
ГӨЛИНӘ ГЫЙМАДОВА