Шайтаннардан ничек сакланырга?

Шайтан – башка, җен – башка, диләр бездә. Дин буенча алар бер үк җан ияләреме? Ә Иблис кем ул? Кеше турында җенләнгән дип әйтү нәрсәне аңлата? Бу сорауларны без “Өметлеләр” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафинга бирдек.

– Шайтан ул – гөнаһлар кылырга өндәүче имансыз җен. Җен – Аллаһ Тәгалә уттан бар иткән, күзгә күренмәүче җан иясе. Шулай булгач, шайтан җеннәрнең әшәке бер төре була. Иблис – җен затыннан булган шайтаннарның башлыгы. Ул шулай ук Аллаһы Тәгалә бар кылган җан иясе. Аллаһы Тәгалә әйтте: “Без фәрештәләргә Адәмгә сәҗдә кылыгыз дип әмер иттек. Аларның барысы да сәҗдә кылды, бары тик Иблис кенә сәҗдә кылмады. Ул җеннәрдән булып, Раббысының әмеренә каршы килде, Аңа буйсынмады”. Мөселман кешесе өчен исә иң куркыныч дошман – җеннәрдән булган шайтан. Ул кешеләрне кяфер булырга, гөнаһлар кылырга чакыра, күңеленә начар уйлар кертә. Аның төп максаты кешене җәһәннәм әһеле итү. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Коръәндә аны дошман дип атады. “Фатыйр” сүрәсендә: “Дөреслектә, шайтан сезгә дошман һәм сез аны үзегезгә дошман итеп күрегез. Дөреслектә, ул үзенең иярченнәрен дөрләп янучы җәһәннәм әһелләре булсыннар өчен үзенең артыннан иярергә чакыра”, – диелә.

– Җеннәрне, имеш, кешеләр күрми, ә хайваннар – күрә?

– Җеннәр, чынлап та, безне күрә, ә без – юк. Хәдисләрдә ишәк белән этнең җеннәрне күрүе турында хәбәр ителә. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.с.): “Әгәр дә әтәчнең кычкыруын ишетсәгез, Аллаһтан нигъмәтен сорагыз. Дөреслектә, ул фәрештәне күргән була. Әгәр дә ишәкнең кычкыруын ишетсәгез, Аллаһка шайтанның зарарыннан сыеныгыз. Дөреслектә, ул шайтанны күргән була”, – ди. Хайваннарның җен-шайтаннарны күрүе гаҗәп нәрсә түгел. Галимнәр кайбер хайваннарның һәм бөҗәкләрнең кеше күрмәгән нәрсәне күрүләрен күптән исбатлады инде. Мәсәлән, бал корты ультрашәмәхә нурларны күрергә сәләтле. Шуңа күрә алар болытлы көнне дә кояшны күрә. Шулай ук ябалак та кап-караңгы төндә тычканны күрә.

– Мөхәммәд пәйгамбәр дә җеннәр белән аралашкан икән.

– Аралашкан, чөнки ул кешеләргә дә һәм җеннәргә дә пәйгамбәр буларак җибәрелде. Ул аларны ислам диненә өндәде. Җен-шайтаннар белән сихерче һәм күрәзәчеләр дә сөйләшә һәм элемтәгә керә. Җеннәр күрәзәчегә бу кеше белән элегрәк нәрсә булганын, нинди авырулар белән авырганлыгын әйтергә мөмкин. Шулай ук фәрештәләрдән ишеткән мәгълүматларны да җиткерәләр. Ислам дине күзлегеннән караганда, алар белән сихер гамәлләрен кылып элемтәгә керү катгый рәвештә тыела.

– Баланың тугач та елап җибәрүен аның җенне күрүе белән бәйләп аңлату дөресме?

– Бала җенне күрә алмый. Ул җен кагылу сәбәпле елый. Мөхәммәд пәйгамбәр: “Һәрбер адәм баласына туган вакытта шайтан кагыла һәм ул шайтан кагылу сәбәпле елап җибәрә. Бары тик Мәрьям һәм аның улы Гайсә пәйгамбәргә генә шайтан кагылмады”, – дип әйтте.

– Кайбер кеше турында, җенләнгән, диләр. Җенләнүнең сәбәпләрен аңлатып китегез әле.

– Кайберәүләргә җен тәэсир итәргә яки аның эченә керергә мөмкин. Моның сәбәбе сихер-бозым белән бәйле. Сихерченең кушуы буенча җен-шайтаннар кешегә зыян китерә ала. Шуның нәтиҗәсендә кеше акылдан яза, авырый башлый. Гадәттә, җеннәр Аллаһтан ерак булган, намаз укымаучы, догалар кылмаучы, тәһарәт-госел алмаучы, гаурәтләрен каплап йөрмәүче кешеләргә зыян эшли.

– Кешедә җен тумыштан була дигәнен ничек аңларга?

– Кеше бу дөньяга туу белән, бер шайтан һәм бер фәрештә билгеләнә, алар аның артыннан гомер буе ияреп йөри. Шайтан аны начарлык эшләргә котырта, ә фәрештә изгелеккә өнди, яхшы уйларны күңеленә сала. Кыямәт көнендә аның артыннан ияреп йөргән шайтан Аллаһ каршында акланачак. “Аның артыннан ияреп йөргән шайтан әйтте: “Йа Раббыбыз! Мин аны аздырмадым. Ул үзе бик каты адашты”, – дияр.

– Алар ашыймы-эчәме, өйләнәме, бала табалармы?

– Кешеләр кебек ашый-эчә, гаилә кора, балалар үстерәләр. Шулай ук алар безнең кебек үлемне дә татый. Әгәр дә кеше ашау алдыннан бисмилләһ дип әйтмәсә, сул кулы белән ашаса һәм эчсә, шайтан аның белән бергә ул ризыкны ашый. Шулай ук Коръәндә җеннәрнең балалары, нәселләре булуына ишарә бар. Алар бәдрәф кебек пычрак урыннарда һәм кешеләр күп җыелган базарларда яши. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: “Булдыра алсаң, базарга беренче керүче һәм иң ахырга калып чыгучы булма. Дөреслектә, ул – шайтанның көрәш урыны. Ул анда үзенең байрагын куя”.

– Ни өчен базарда?

– Анда алдалау, бәхәсләшү, ялган ант әйтү, килешүне бозу кебек гөнаһлар кылына. Шуңа күрә ул урынны шайтаннар ярата.

– Җен кебек эшли дигән сүз кайдан килеп чыккан икән?

– Тиз хәрәкәт итүләре, көчле булулары белән бәйләп әйтелгәндер.

– Алар башка образга керә аламы?

– Аллаһы Тәгалә җеннәргә төрле сурәткә керү сәләтен биргән. Бигрәк тә кеше, хайван, елан кыяфәтенә кереп, адәм балаларын туры юлдан чыгарырга тырышуларын беләбез. Әйтик, имансызлар янына Иблис карт кеше кыяфәтендә килеп, аларга пәйгамбәрне үтерергә кушкан.

– Җеннәрнең иманлысы һәм имансызы бар, дидегез. Иманлысы намаз укыймы?

– Җеннәр кешеләр кебек мөселманга һәм кяфергә аерыла. Мөселман булганы ислам дине белән яши һәм намаз укый. Коръән шулай ук җеннәргә дә иңдерелде. Мөселман җеннәр аңа иман китерәләр һәм аны укыйлар. Бу турыда “Әхкаф” сүрәсендә хәбәр ителә. Аллаһы Тәгалә әйтте: “Без сиңа Коръәнне тыңласыннар өчен җеннәрдән бер төркемне җибәргән вакытны искә төшер. Алар Коръәнне укучы Мөхәммәд пәйгамбәр янына килгәч, бер-берсенә: “Сөйләшмәгез!” – дип әйттеләр. Коръән укылып беткәч, кавемнәре янына аларны җәһәннәм газабыннан кисәтү өчен киттеләр. Алар әйтте: “Әй кавемебез! Дөреслектә, без Муса пәйгамбәрдән соң иңдерелгән бер китап ишеттек. Ул китап үзеннән алда иңдерелгән китапларның дөреслеген раслый һәм хак Аллаһка вә туры юлга алып бара. Әй кавемебез! Аллаһка иман китерегез. Шул вакытта Ул сезнең гөнаһларыгызны гафу итәр һәм авырттыручы газаптан саклар”.

– Мәккәдә җеннәр мәчете бар, ул ни өчен шулай аталган?

– Бу урында Мөхәммәд пәйгамбәр җеннәр белән очрашып, аларга ислам диненең хакыйкатен аңлата. Шушында ук аңа Коръәннең “Җеннәр” сүрәсе иңә. Соңыннан монда мәчет төзелә.

– Шайтаннардан ничек сакланырга икәнен дә әйтегез әле.

– Биш вакыт намаз, Коръән сүрәләрен һәм төрле зикер-догаларны иртә-кич укырга кирәк. Алар бигрәк тә “Бәкара” сүрәсеннән, әгүзү-бисмилләһ сүзләреннән куркалар. “Бәкара” сүрәсе укыла торган йорттан шайтан кача. Шул ук сүрәнең 255 нче аяте – “Аятел-көрси”не укып йөргән кешегә шайтан зыян китерә алмый.

Дилбәр Гарифуллина


2 фикер

  1. Бала тугач елап җибәрә һәм аның үпкәләре ачылып зурая, һава белән тула. Әдәм баласы һавадагы кислород белән сулый башлый. Әгәр дә елап җибәрмәсә үпкәләре ачылмый, бала суламый

Фикер өстәү