Аляскада совет диңгезчеләреннән юллама белән шешә тапканнар

Хат 1969 елда язылган.

Табылдыкны тапкан америкалы, юлламаның фотосын Facebookта бастырып чыгара. Язылучыларына ул юлламада нәрсә язылуын тәрҗемә итүләрен сорап мөрәҗәгать итә, дип хәбәр итә «360» телеканалы. Әлбәттә, битараф булмаган кешеләр юлламаның тәрҗемәсен аңа тиз арада язып та куя.

В послании советский моряк передаёт привет от Русского флота Дальневосточного пароходства и желает обнаружившему записку ««хорошего здоровья, долгих лет жизни и счастливого плавания».

Юлламада Совет диңгезчесе Рус флотыннан сәлам җиткерә һәм хатны тапкан кешегә «яхшы сәламәтлек, озын гомер һәм бәхетле йөзү» тели.


Фикер өстәү