Хөкүмәт урман янгыннарын сүндерүгә 6 млрд сум бүлеп бирергә карар кылган

Акчаны Министрлар Кабинетының резерв фондыннан күчерәчәкләр. Бу хакта Хөкүмәт утырышында премьер-министр Дмитрий Медведев хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, иң катлаулы вәзгыять өч төбәктә: Иркутск өлкәсендә, Красноярскта һәм Якутиядә. Медведев шулай ук хәбәр иткәнчә, 600 млн. сум Амур өлкәсенә юнәлдереләчәк, анда яшәүчеләр язгы ташу аркасында зыян күргән.


Фикер өстәү