Балык тотуның яңа кагыйдәләре бар

Балыкчылык  Федераль агентлыгының контроль, күзәтчелек һәм балыкчылыкны саклау идарәсе башлыгы Виталий Молоков 2020 елда балык тотуның үз көченә керәчәк яңа кагыйдәләрен билгеләп үтте. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Аның сүзләренә караганда, яңа кагыйдәләр моңа кадәр гамәлдә булган нормаларны гомумиләштерәчәк.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзер «жабер» ятмәләрен куллану тулысынча тыела.

Әмма кайбер категория балыкчыларга ятмәләрне куллану рөхсәт ителәчәк, дип ачыклык керткән Виталий Молоков. Сүз Ерак Төньяк, Себер һәм Ерак көнчыгыш районнарында яшәүчеләр турында бара. Шул ук вакытта ятмәләр маркировкаланачак, дип өстәде ул.

Моннан тыш, хәзер электр кармаклар кулланырга ярамый, чөнки алар сулыкларда яшәүче тереклеккә зур зыян китерә, дип белдерә ул.


Фикер өстәү