Бу атнада Татарстан территориясендә 25 градуска кадәр җылы булачак дип белдерә синоптиклар. Татарстан Гидрометеорология үзәге алдагы өч көндә һава торышы турында хәбәр итте.
Бүген һава +10..+16 градус җылы булды.
Иртәгә салкынча һава торышы саклана, урыны белән яңгыр явачак. Төнлә температура +3.. +8 градус, көндез +12..+17 градус җылы була.
Чәршәмбе, 14 августта Татарстанда урыны белән яңгыр көтелә. Температура азрак җылына башлый. Төнлә +6..+11 градус, көндез +15..+20 була.
Пәнҗешәмбе, 15 августта, төнлә +8.. +13 градус, көндез +20.. +25 градус була. Бераз яңгыр яву ихтимал.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat