Казанга WorldSkills катнашучыларының беренче делегациясе килде

Казан аэропортында Ираннан килгән WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының беренче чит ил делегатларын халык җырлары һәм биюләре белән каршы алдылар.

Инде иртәнге 7дән аэропортта ТР Дәүләт фольклор ансамбле, WorldSkills волонтерлары, Иранның Казандагы консулы Малекоддин Шәфәгать, Татарстан мәгариф министрының беренче урынбасары Андрей Поминов Иран делегатларын каршы алу репетициясен уздырды.

«Бүгенге көннән барлык катнашучылар, командалар килә башлаячак һәм беренче рәсми делегация Иранннан. Иран командасы составында 44 кеше, алар 11 компетенция буенча ярышларда катнашачак», — дип сөйләде ТР мәгариф министрының беренче урынбасары Андрей Поминов.

Казанда уздырыла торган WorldSkills дөнья чемпионаты уздыру тарихында катнашучы илләр саны буенча рекорд куя. Казанга чемпионатка төрле илләрдән 63 команда киләчәк.

 


Фикер өстәү