Россия гражданнары гадел хезмәт хакы күләмен атаган

Бу уртача 66 мең сум.

Гадел хезмәт хакының иң югары дәрәҗәсен Мәскәүдәге сораштыруда катнашучылар атаган — 100 мең сум.  Ә Санкт — Петербург, Хабаровскта һәм Владивостокта яшәүчеләр -75 мең сум дип белдергән.

Гадел хезмәт хакының иң аз күләмен Липецк, Пенза, Барнаул һәм Рязаньда яшәүчеләр (уртача 58 мең сум), шулай ук Волгоградта һәм Ярославльдәгеләр (59 мең сум)  күрсәткән.

Сораштыру Россиянең 39 шәһәрендә Сбербанкның иминият компаниясе заказы буенча үткәрелгән.


Фикер өстәү