WorldSkills Kazan – 2019 чемпионатына кешеләр генә түгел, автобуслар да әзерләнә. Иң еш бирелә торган сорау: ярышлар узачак урынга ничек барып җитәргә? Юлда беркем дә калмас, дип вәгъдә итә оештыручылар. Чемпионатта катнашучыларны һәм кунакларны транспорт белән тәэмин итү өчен җитәрлек күләмдә техника җәлеп ителгән.
– Чемпионат көннәрендә 202 туристик автобус, 24 шәһәр автобусы, 59 микроавтобус һәм 99 җиңел автомобиль юлга чыгачак. Автобусларның бер өлеше – кешеләрне экскурсияләргә, икенчесе гаризалар буенча йөртәчәк, өченчесе катнашучыларны торган урыннарыннан “Казан Экспо”га алып киләчәк. 59 микроавтобус мөмкинлекләре чикле кешеләргә каралган, – диде Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров. Моңа өстәп, Татарстан, катнашучыларны йөртер өчен, 50 кеше сыйдырышлы 80 автобус сатып алган. Егоров сүзләренчә, волонтерлар һәм аккредитация узган затлар җәмәгать транспортында бушлай йөреячәк. Моның өчен 10 мең транспорт картасы бирелгән.
Шәһәр халкы да читтә калмаячак. Аларга “Имәнлек” метро станциясе, “Мега” сәүдә үзәге һәм “Леруа Мерлен” парковкасыннан бушлай шаттлар йөреп торачак. Алар иртәнге тугыздан кичке алтыга кадәр юлда булачак.
Җәмәгать транспорты – “Буревестник” компаниясенеке. Аның җитәкчесе Вячеслав Улитин әйтүенчә, автобуслар тахограф белән җиһазландырылган, ГЛОНАСС системасына көйләнгән. WorldSkills чемпионаты вакытында җиңел машиналар да йөреячәк.
– Рульгә утырыр алдыннан, шоферлар махсус курс узды. Аларның белемнәре тикшерелде, – диде ул. – Кунакларны һәм катнашучыларны йөртүгә 450 шофер сайлап алынды. Күбесе инглиз телен белә.
Рейска чыгар алдыннан, автобус йөртүчеләрне ныклап тикшерәләр. Аларның кан басымы, хәле яхшы, йөрәк тибеше нормада булырга тиеш. Чемпионатка кимендә биш ел автобус йөрткән, юл йөрү кагыйдәләрен бозмаган кешеләр җәлеп ителә.
Ярышлар көнендә “Казан Экспо”га махсус төркемнәр белән 70 меңгә якын кеше килер дип фаразлыйлар. Аларның 2,1 меңе – автобуста, 2,4 меңгә якыны – поездда, 1,7 меңе самолетта киләчәк.
Чемпионат тамашачылары өчен киңәшләр
Билгеле булганча, эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты бу атнада – 22 августта “Казан-Арена” стадионында тантаналы ачылыш белән башланып китәчәк. Ә ярышлар “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгендә узачак. Бөтен дөньядан җыелган яшь осталарның көч сынашуын һәркем бушлай күзәтә ала. Моның өчен чемпионатның рәсми сайтыннан билет алырга гына кирәк. Электрон билетны кәгазьдә бастыру мәҗбүри.
Чемпионатның талисманнары белән дә таныша торсагыз була. Алмаз белән Алтынны шәһәрнең Меңьеллык мәйданында очратырга мөмкин.
“Казан Экспо” төрле милләт һәм дин кешеләрен каршы алырга әзер. Монда ислам, православие, католик һәм будда диннәрендә булганнарга гыйбадәт бүлмәләре ачык.
Ярышлар узган мәйданда әйбер югалткан очракта да борчылырга кирәкми. Мәгълүмат өстәлендә яки “Табылдыклар бюросы”нда ярдәм итүчеләр табылыр.
Чемпионат башланганчы, телефоныгызга “WorldSkills Kazan – 2019” мобиль кушымтасын урнаштырыгыз. Анда барлык актуаль мәгълүмат булачак.
Чулпан Гарифуллина
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat