- Сырник ясаганда эремчек һәм йомырка катнашмасына аз гына үсемлек мае да кушсагыз, сырник тәмлерәк була, кабарыбрак пешә.
- Макаронны зуррак кәстрүлдә пешерергә тырышыгыз. Болай ул тигез пешә, ябышмый. Тозны макароннан алда салалар.
- Суыткычта сакланган помидорның тәме үзгәрә. Аны бер рәт итеп кенә таратып яки кәгазь пакетка салып, бүлмә температурасында тотарга кирәк.
- Пычакны кайнар суда юарга ярамый, юкса үтмәсләнә.
- Йомырка агын алюмин савытта тугламагыз. Болай ул көлсу төскә керәчәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat