Даруны дөрес кабул итмәгәндә, аның нәтиҗәлелеге кими, зыяны тиюе дә ихтимал. Һәр препаратның үз таләбе бар. Әмма аларны күпме вакыт алдан яки соңрак эчәргә кирәге, нигездә, күрсәтелми.
- Ач карынга. Димәк, даруны иртәнге ашка 30-40 минут кала, әле ашказанында ашкайнату ферментлары булмаганда эчәргә кирәк.
- Ашар алдыннан. Ашарга 30-40 минут кала эчәргә. Кайбер даруларны 15-20 минут кала эчәргә кирәк, алай яхшырак үзләштерелә.
- Ашаганда эчәргә. Даруны иртәнге, төшке яки кичке аш вакытында эчкәндә артык сорау тумый. Башка вакытта дару белән бергә бер стакан сөт яки сохарый белән чәй эчеп кую да җитә.
- Ашаганнан соң. Мондый таләп, гадәттә, ашказанын ялкынсындыручы даруларга куела. Аны үтәргә кирәк.
- Әгәр аннотациясендә кайчан эчәргә кирәклеге күрсәтелмәгән икән, даруны ашаганнан соң 30 минуттан эчәргә тырышыгыз.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat