Ни өчен сабыйның күз төсе үзгәрә?

Күп очракта яңа туган сабый­ның күзләре ачык зәңгәр төстә була. Бары 2-3 яшьтә генә аның күзе үз төсен ала. Эш шунда: күзнең төсе өчен меланин дигән пигмент җавап бирә. Һәм ул бары тик шул яшьтә генә барлыкка килә. Әгәр әлеге матдә күп булса, кешенең күзе караңгырак, аз булса ачык төстә була. Ә инде аның күләме нәселгә бәйле.


Фикер өстәү