Рөстәм Миңнеханов Сингапур мәгариф министры белән мәгариф программаларын үстерү турында сөйләште

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Сингапур мәгариф министры Онг Е Кунга әфәндене кабул итте. Алар мәгариф программалары өлкәсендә хезмәттәшлек турында фикер алышты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Сингапур белән мөнәсәбәтләрнең бай тарихына ия булуын билгеләп үтте. Инновацияләр өлкәсе, инфокоммуникацион технологияләр, шәһәр планлаштыруы, махсус икътисадый зоналарны үстерү хезмәттәшлекнең мөһим юнәлешләре булып тора.

«ТР Президенты ассызыклаганча, хезмәттәшлекнең төп юнәлешләренең берсе – мәгариф өлкәсе. Сингапурның махсус белем бирү программалары буенча Татарстан хакимияте органнары вәкилләре укый», – дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Казанга визит кысаларында Сингапур делегациясе WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатының ярышлар мәйданчыкларында булды. Дөнья беренчелегендә Сингапурдан 32 конкурсант һәм 29 эксперт катнаша.


Фикер өстәү