30 августта, Республика көнендә, Татарстан башкаласында узачак салютны карау өчен, Кремль яр буе һәм «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчык иң яхшы нокталар булачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр иткән.
«Салют «Рондо» төркеменең финал чыгышы белән бергә барачак һәм ул биш минутка кадәр дәвам итәчәк», – дип билгеләп үтте спикер.
30-нчы августта Казан халкын һәм кунакларын масштаблы бәйрәм программасы көтә. Традиция буенча ул Казансу елгасы акваториясендә бәйрәм салюты белән тәмамланачак. Фейерверк 22 сәгатьтә башлана.