48 кеше суши ашап агуланган

Бу хәл Самара шәһәрендә булган. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең җирле идарәсе мәгълүматлары буенча, алар барысы да бер үк җирдән әзер ризыкларын китерү челтәре ресторанында ашауга заказ биргән була.

Барлык зыян күрүчеләрдә дә «сальмонеллез» диагнозы. Тикшерү барышында Роспотребнадзор белгечләре хокук бозулар тапкан. Шул ук вакытта, өлкә сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 30 кеше, шул исәптән җиде бала, Самара хастаханәләренә уртача авыр хәлдә эләккән. Тагын 18 кеше җиңел агуланып, амбулатор рәвештә дәвалана.


Фикер өстәү