Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү традицион салют белән тәмамланачак

Алдан хәбәр иткәнчә, Кремль яр буе һәм «Казан»гаилә үзәге янындагы мәйдан салют  карау өчен иң яхшы урыннар булачак. Салют  кичке сәгать 10да башланып биш минут чамасы дәвам итәчәк, дип белдерә оештыручылар. Бу көнне казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен бай эчтәлекле күңел ачу программасы әзерләнгән. Төрле чаралар ТР башкаласының паркларында һәм башка җәмәгать мәйданнарында узачак.


Фикер өстәү