Казан мәктәпләре Россиядә иң яхшылар өчлегенә кергән

Казан мәктәпләре Россия шәһәрләрендәге иң яхшы уку йортлары Топ-3кә кергән. Сораштыруны Россия ял итү өчен торак броньлау буенча Tvil.ru сервисы үткәргән.

Респондентлар фикеренчә, иң яхшы мәктәпләр Мәскәүдә урнашкан, алар өчен 40,35 процент тавыш бирелгән. Икенче урында — Санкт-Петербургтагы мәктәпләр (33,33 процент). Өченче урында Казан, аның өчен сораштыруда катнашучыларның 10,53 проценты үз тавышларын биргән.

Иң яхшылар бишлегенә шулай ук Ялта һәм Екатеринбург мәктәпләре дә кергән.


Фикер өстәү