Эше барның ашы бармы? Аксубайда әнә шул сорауга җавап эзләделәр

Cу буе чыгышларсыз, алҗыт­кыч саннарсыз “җанлы” очрашу. Кош-корт һәм мөгезле эре терлек үрчетүгә субсидияләр бирү, җирләрне бер категория­дән икенчесенә күчерү, авыл бизнесына кредитлар юнәтү, чүп чыгару, чиста су белән тәэмин итү, яшьләрне авылда калдыруга бәйле тәгаен генә сорауларга – шундый ук тәгаен җаваплар.

Кичә Аксубай районында Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин авылда яшәүче­ләрнең эшмәкәрлек белән кызыксынуын кө­чәйтү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсендә республиканың 11 районыннан җыелган хакимият һәм авыл җирлекләре башлыклары белән аралашты. Чарада шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, фермер оешмалары, кулланучылар җәмгыятьләре һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары вәкилләре катнашты. Август аена шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү буенча планлаштырылган шундый семинарларның икенчесе инде бу. Беренчесенең Теләче районында үткәрелгәнлеген искәртеп үтик. Шушы араларда Яшел Үзән һәм Тукай районнарында фермерлар белән очрашулар узачак.

Утырышка кадәр зона киңәшмәсендә катнашучылар әлеге район авылларында үз-үзләрен эшле итүчеләр белән аралашты. Фәрит Мөхәм­мәтшин исә Тарханка авылында иң нык хуҗалыкларның берсе – фермер Валерий Сапеев хуҗалыгы белән танышты. Яңа эш башлап җибәргән фермерларның республика программасында тәүге катнашучылардан берсе ул. Валерий Дмитриевич моннан алты ел элегрәк кош-корт үрчетүгә 1 миллион сум күләмендә грант откан. Фермасын казык та кагылмаган урында – ялан кырда төзегән. Бүген, үзе әйтмешли, “йөзә, йөгерә, кыткылдый, бытбылдый торган җан ияләренең һәммәсен” – тавык, үрдәк, каз, күркә (барлыгы 30 меңгә якын) асрый. Уңган фермер кош-корт итен эшкәртү цехы да ачып җи­бәрмәкче икән әле. Моннан тыш ул балта эшләре, токарь һәм эретеп ябыштыру цехлары, терлек азыгы цехы ачкан, 3 гектар мәйданда алма бакчасы булдырган. Валерий Сапеев туып үскән авылында хәйрияче буларак та танылган: юл төзегән, буаны төзекләндереп куйган.

Пленар утырышта нәкъ менә шул фермер хуҗалыклары эшенә йомгак ясалды да инде. Фәрит Мөхәммәтшин, утырышны ачып, республикада җитештерелә торган авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысыннан артыграгының фермер хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыкларга туры килүен билгеләп үтте. Ул авыл халкын эшле һәм ашлы итүнең, ягъни авыл хезмәтен керемле итүнең төп бурычлардан берсе булып торуын искәртте. Салада яшәүчеләр эшле булырга тиеш, һәм бу аларның үзләренә генә түгел, бәлки әле җирлек җитәкчеләренең тырышлыгына да бәй­ле, дигән фикердә парламент башлыгы. “Республикада авыл кешеләрен эш белән тәэмин итү буенча әйбәт нәтиҗәләргә ирешкән муниципалитетлар башлыклары бар. Авылда яшәүче­ләрне, читтән эш эзләргә мәҗбүр итмичә, үз­ләрендә үк эшле итү – бүген иң зур бурыч әнә шул”, – дип басым ясап әйтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Бу җәһәттән инвестор һәм фермер Анатолий Самаренкин бик матур мисал китереп үтте. Ул үзенең туган авылы Мокшыда гөмбә үрчетү производствосы булдырган. Биредә бүген 25 кеше эшли. Ә аның төп казанышы – фермер үзе әйткәнчә, инде өч гаиләнең Казанга күчеп китүдән баш тартуы. Эш һәм әйбәт хезмәт хакы хәзерге авылның тагын бер зур бәласе – эчкечелеккә каршы көрәшергә дә ярдәм итә, диде ул.

Ни кызганыч, соңгы 20 елда авылда яшәүчеләр саны 100 меңнән артыграк кешегә кимегән. Салаларыбызда хәзер нибары 900 мең кеше гомер кичерә. “Безне авыл халкының кимүе, картаюы борчый, – дип билгеләп үтте республика парламенты башлыгы. – Димәк, әлеге проблеманы хәл кылуның яңа юлларын эзләргә, башланган эшләрне көчәйтергә – авыл бизнесын, фермерлыкны үстерергә, грантлар, дәүләт ярдәме аша үзмәшгульләргә ярдәм итәргә кирәк”.


Фикер өстәү