Фәрит Мөхәммәтшин Бөгелмә районына эшлекле сәфәр кылды

Электрон мәйданчыкларга чыгарга, сыерларның баш санын арттырырга. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бөгелмә районына эшлекле сәфәрендә шундый бурыч куйды. Биредә ул халыкның эшлеклелеген үстерү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсен уздырды. Утырыш эшендә шулай ук Дәүләт Советы депутатлары, 14 район башлыгы катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин авыл хуҗалыгы тармагының сәнәгатьтә җитештерүгә этәргеч бирүен билгеләп үтте. Узган елда 263,4 миллиард сумлык (2019 елдагыга карата 104 процент) продукция җитештерелгән. Республикада 5 меңнән артыграк авыл хуҗалыгы оешмасы, шул исәптән 4 меңнән күбрәк фермер хуҗалыгы, шулай ук 468 мең чамасы шәхси ярдәмче хуҗалык (ЛПХ) бар. Узган елда ЛПХга ярдәм итүгә якынча 477 миллион сум акча җибәрелгән.

Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәменең шактый ук зур өлеше «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты аша хәл ителә. Узган елда «Агростартап» программасы кысасында 155 хуҗалык барлыгы 899,2 миллион сумлык грант алган.

Авылда яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшырту буенча җитди эш алып барыла: производстволар төзелә, инфраструктура ремонтлана, территорияләр төзекләндерелә (шул исәптән үзара салым акчасы хисабына). Узган елда башланган «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы моңа җитди этәргеч биргән.

Әмма парламент башлыгы искәрткәнчә, авылда әле байтак кына мәсьәләләрнең хәл ителмәвен республика җитәкчелеге яхшы белә. Продукция сату, сәүдә челтәрләренә чыгу, җир, иминиятләштерү, техниканы яңарту белән бәйле проблемалар бар. Бу мәсьәләләр республика һәм федераль органнар катнашында этаплап хәл ителә. «Продукция сату мәсьәләләрен өлешчә  электрон сәүдә мәйданчыклары хәл итә. Электрон мәйданчыкларда эшләргә һәм үзеңне күрсәтергә өйрәнергә кирәк», – диде Дәүләт Советы Рәисе.

Бөгелмә районы хакимияте башлыгы Ленар Закиров чыгышыннан күренгәнчә, 2020 елда район фермерлары 31609 тонна ашлык, 3200 тонна шикәр чөгендере, 6300 тонна бәрәңге һәм яшелчә, 414 тоннадан артыграк терлек һәм кош-корт ите җитештерелгән. Сөтнең тулаем күләме 2882 тонна тәшкил иткән.

«Бүген Бөгелмә икътисадында авыл хуҗалыгына яңа сулыш сизелә. Нәтиҗәләрнең күпкә яхшырачагына ышанабыз», – диде Фәрит Мөхәммәтшин һәм район мөмкинлекләренең  инвесторларда кызыксыну тудыруын искәртте.

Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исә кайбер районнарда сыерларның баш саны кимүнең күзәтелүенә игътибарын юнәлтте.

– Авыл халкының эшлеклелеген сыерлар санына карап та аңларга мөмкин. Актаныш районында һәр ике гаиләнең берсе диярлек сыер тотса, Алабугада тулы бер районга нибары 385 сыер калган. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү программаларында Алабуга районы катнашмый диярлек һәм программаның алты ел гамәлдә булу чорында мини-фермалар төземәгән бердәнбер район булып тора, – диде министр.

Дәүләт Советы Рәисе рейтингның кызыл зонасына эләккән районнарга савым сыерлар санын торгызу һәм арттыру программасын эшләргә кушты. Эш йомгаклары Татарстан Президентына җиткереләчәк. Зона киңәшмәләре йомгаклары буенча фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү ягыннан конкрет чаралар эшләнелергә тиеш.


Фикер өстәү