«Валдай» халыкара клубы конференциясе тәмамланды

Казанда «Валдай» халыкара клубы конференциясе тәмамланды. Җыенның икенче көнендә белгечләр Россиянең Үзәк Азиядәге сәясәте һәм төбәктәге илләрнең моңа мөнәсәбәте турында фикер алыштылар.

Үзәк Азия илләренә Россиянең көчле булуы кирәк. Әлеге фикерне Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының (МГИМО) Европа һәм Азия тикшеренүләре үзәге директоры Иван Сафранчук җиткерде. Әмма бу илләр Россиянең эзлекле һәм аңлаешлы сәясәт алып баруын өмет итәләр, диде ул.

Казахстан Президенты каршындагы Милли иҗтимагый ышаныч советы әгъзасы Марат Шибутов та охшаш фикердә. Аның сүзләренә караганда, Россиягә көчле генә түгел, килешүләр буенча җаваплы булырга кирәк. «Икеләнүләр һәм юл бирүләр Россиягә каршы эшли. Россиягә күбрәк килешүләрне үтәргә, төзелгән интеграцион берләшмәләрне үстерергә кирәк», – ди ул. Шибутов әйтүенчә, вакыт узу белән Россиянең Үзәк Азия төбәгендәге роле үзгәрми калмаячак. Моның шулай икәне Евразия икътисади берлеге (Евразэс) кысасында булган үзгәрешләрдә дә, Россиянең Үзбәкстанда әһәмияте артуда да күренә. Белгеч фикеренчә, Россия Үзбәкстанда икътисад кына түгел, социогуманитар өлкәдә дә үз позицияләрен кире кайтара алды.

Танылган сәяси белгеч, Германия–Россия форумының фәнни директоры Александр Рар фикеренчә, СССР таркалгач Россия тышкы сәясәттә төп игътибарны Көнбатыш илләре белән мөнәсәбәт коруга бирде. Бүген хәлләр ничек икәне билгеле. Ә менә Көнчыгыш юнәлешендәге эшләр нәтиҗәле булып чыкты. Россия, Үзәк Азия һәм Кытай арасындагы хезмәттәшлек барлык яклар өчен дә файдалы, нәтиҗәле структура барлыкка килде. Европага моның белән исәпләшергә туры киләчәк, дип фаразлый Александр Рар.


Фикер өстәү