Полиция Кабан күле буенда вандаллык хәбәреннән соң тикшерү башлады

Полицейскийлар Кабан күле яр буенда вандаллык турындагы хәбәрләрдән соң, тикшерү эше башладылар. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Социаль челтәрләрдә билгесез рәссамнарның төнге «иҗатыннан» бик күп фотографияләр барлыкка килде. Вандаллар күл янындагы ял итү зонасындагы эскәмияләрне, мәгълүмати стендларны һәм терәк диварларны «бизәгән».

«Хәзер полицейскийлар әлеге факт буенча тикшерү башлады», — диделәр идарәнең матбугат хезмәтендә.

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/17/191752/


Фикер өстәү