Сезнең өчен 30 август – нинди көн ул? (СОРАШТЫРУ)

Бу атнада Татарстан халкы Республика көнен бәйрәм итә. Моннан 29 ел элек 30 август көнне Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителде. Башта бу көнне Суверенитет көне буларак бәйрәм иттек, соңгы елларда ул Республика көненә әверелде. 30 августны Шәһәр көне дип билгеләп узучылар да бар. Арабызда әлеге датаны чираттагы ял көне буларак кына кабул итүчеләр дә җитәрлек. Ә сезнең өчен 30 август – нинди көн ул? Горурланырлык эшләребез бармы?

Рафаэль Фәттахов, автоузышчы:

– Бу бәйрәм бигрәк тә өлкәннәр өчен кадерлерәк, яшьләр исә аны шәһәргә барып, ял итү көне кебек кабул итә. Һичшиксез, республикам белән горурланам. Юлларыннан алып Президентына кадәр. Чит илләргә, кая гына барсаң да, Татарстанны таныйлар, хөрмәт итәләр. Һич югында “Рубин”ын танымасалар, “КамАЗ-Мастер”ын булса да беләләр дигәндәй.

Римзил Вәлиев, журналист:

– Татарстан АССР төзелү 1552 еллардан соң беренче дәүләтебезне кору булып чыккан. Профессиональ милли мәдәният, мәгърифәт, фән дәүләт ярдәмендә аякка баскан. Яңа кадрлар, мәдәният учаклары, уку йортлары үскән. Совет идеологиясе аларның милли рухын сүндерә алмаган. 1990 ел – шушы нигезгә икътисад һәм хокукый мөстәкыйльлек үстергән. Читтәге татарларның 75 проценты тагын да көчлерәк тартылган. Нәтиҗәләрен күрәбез. Моның әһәмиятен киметергә тырышучылар булу табигый. Этнофоблар аз түгел. Ләкин Шәһәр көне дә булсын, авыл көне дә булсын, эчем пошмый. 30 август  – Республика көне. Аның дәрәҗәсе үзебезнең намустан, иманнан,  кыюлыктан тора. Минем дәүләтем бар – ул татар милләте үзе. Шул дәүләтнең көчле матур баганасы, терәге – Татарстан. Аны саклый, бизи алмасак, без кемнәр? Нәрсәгә лаеклы без? Бәйрәмебезнең кадерен  белик!

Илнар хәзрәт Зиннәтуллин, Казандагы “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы:

– 30 август – минем өчен якты хыял хатирәсе. 1990 елларда татар халкы суверенитет белән мөстәкыйльлек алыр дигән өмет бар иде. Кызганыч, ул әкрен генә сүнде. Мин аны Шәһәр көне дип тә, Республика көне дип тә кабул итмим. Татарстанның эшләренә сокланам, ләкин алар, күбесенчә, хуҗалык эшләренә кайтып кала: завод, юл, йорт төзиләр. Рухи казанышны, тарихыбызны, миллилекне үстерү юк. Соңгы вакытта мәктәпләрдә татар теле укытуны да кысрыклап чыгардылар. Дөрес, татар халкы төзи, акча эшли, ләкин эшче бал корты булудан тукталып, мөстәкыйльлек, миллилек турында да уйлансак иде.

Наил Сәфәргалиев, Казандагы сукырлар китапханәсе директоры:

– Мин аны бәйрәм көне буларак кабул итәм. Татарстанда икътисад үсештә, яңа заводлар ачыла, юллар салына, инвестицияләр кертелә. Безгә эш буенча төрле төбәкләрдән киләләр. Һәрберсе Казанның үсешен күреп гаҗәпләнә. Сездә эшлекле кешеләр яши, диләр. Күрмәүчеләрне хәзер массажчы һөнәренә үзебездә – Түбән Камадагы медицина көллиятендә укыта башладылар. Узган ел бер төркем җыйдылар, быел да җыячаклар. Алар өчен уңайлы шартлар булдырырга, китаплар алырга хөкүмәт акча бирде. Элек массажчы һөнәренә Самара, Ульян шәһәрләренә барып укыйлар иде.     

Нәсүр Юрушбаев, режиссер:

– Татарстан – читтә яшәүче милләттәшләр өчен  Мәккә кебек үзенә тартып торган урын ул. Без бирегә теләктәшлек эзләп, кан-кардәшлеккә өмет итеп кайтабыз. Менә мин дә, Германиядә күпме яшәгәннән соң, Татарстанга кайттым. Хыялым – җәлилчеләр турында фильм төшерү. Ул Татарстанны дөнья буйлап танытуга, һичшиксез, өлеш кертер иде. Иң беренче Казанның яшәрүенә, тагын да матураюына игътибар иттем. Казан белән үзең дә яшәреп киткән кебек буласың. Татарча сөйләшкән яшьләр күп,  шуны ишетеп, шөкер итеп йөрим. Татарстан минем өчен – республика. Әлеге бәйрәмнең дәрәҗәсенә килгәндә, ул – һәркемнең намус эше, Минем өчен 30 август – олы бәйрәмнәрнең берсе.


Фикер өстәү