Татарстанның бер хастаханәсенә баш һәм арка миенә катлаулы операцияләр ясау өчен инновацион система урнаштырылган

Татарстанның Балалар Республика клиник хастаханәсенә баш һәм арка миенә катлаулы операцияләр ясау өчен ZEISS OPMI Pentero 900 дип аталган яңа инновацион операцион система урнаштырылган. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Яңа буын системасы табибларга элек мөмкин булмаган операцияләр ясау мөмкинлеген тудыра.

Республика балалар клиник хастаханәсенә кыйммәтле системага сертификатны «Линия жизни» Россия хәйрия фонды тапшырган.


Фикер өстәү