Буш тормасын: 2035 елга Казанда 13 урында тормыш кайный башлаячак

Иске яңаны саклый, дигәндәй, Казанның 2035 елга кадәр билгеләнгән Генераль планы нигезендә тиздән элеккеге бушап калган сәнәгать зоналары менә дигән яшәү һәм эшләү урынына әвереләчәк. Шушы елларда төзелеп, кулланышка тапшырылачак 13 “үсеш ноктасы”н билгеләгәннәр. Алар турында Казан мэриясендә узган матбугат очрашуында сөйләделәр.

Казаннның элеккеге баш архитекторы Татьяна Прокофьева әйтүенчә, “үсеш нокталары” итеп шәһәрнең төрле почмакларында урнашкан территорияләр алынган. Шәһәрдәге торак йортлар саны да хәзерге күрсәткечтән 46 млн квадрат метрга җитәргә тиеш. 2035 елга халык санын 1,5 млн булыр дип көтелә. Генераль план нигезендә шәһәрнең хәзерге 63 869,55 га мәйданын саклап калу да мөһим.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең финанс-милек мәсьәләләре буенча урынбасары Радик Шәфигуллин сүзләренчә, әлеге “үсеш нокталарында” кешеләр яшәп кенә калмыйча, балаларын бакчаларга, мәктәпкә йөртәчәк. Җирнең комплекслы үсеше төзелеш эшләре – урам-юл челтәрен булдыру белән берьюлы алып барылачак. Яңа төзелеш эшләре Гадел Кутуй, Гвардия урамнары һщм Җиңү проспекты, Елга порты тирәсендә көтелә.

Генплан буенча, Воровский урамында иҗтимагый үзәк, Көнчыгыш дуга, “Салават күпере”ндә торак йортлар төзелеше дәвам итәчәк. Яңа җитештерү урыннары “Самосырово”, “Восточный” полигоннары тирәсендә, “Казаноргсинтез”га караган территорияләрдә барлыкка киләчәк.

Матбугат очрашуында билгеле булганча, 2027 елда Дары заводы Татарстаннан күчерергщ ниятлиләр. Радик Шәфигуллин сүзләренчә, хәзер заводны күчерү проекты эшләнә. 2020 елга аны төгәлләячәкләр. Завод күчсә дә, җитештерү монда калачак: ул консервацияләнәчәк.


Фикер өстәү