Әлеге хәл Липецк өлкәсенең Задонск шәһәрендә булган. Бер ханым прокуратурага шикаять белән мөрәҗәгать иткән.
Күзәтчелек ведомствосы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, хәл 2 нче мәктәптә булган. Әлеге уку йортын кайнар ризык белән тәэмин итү хезмәтләрен муниципаль контракт буенча Липецк фирмаларының берсе күрсәтә, дип аныклап үткәннәр алар. Хәзер бу оешманы тикшерәләр.