Мәктәпләрдә кичен… утлар яна. Кем өчен?

Укырга бервакытта да соң түгел. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда,  быелгы уку елында  кичке мәктәпләрдә 1300 кеше белем ала.  Әлеге уку йортлары Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләре, Кукмара, Менделеевск, Яшел Үзән, Питрәч районнарында ачылган. «ВТ» хәбәрчесе кичке мәктәпләрдәге вазгыять турында белеште.

– Быелгы уку елында  республикада 10 кичке мәктәп эшли. Шуларның  тугызы район һәм шәһәрләрдә урнашса, берсе республика буенча  Җәзаларны үтәтү федераль  хезмәтенә (УФСИН) карый. Кичке мәктәпләрдә укучыларның саны елдан-ел кими. Мәсәлән, соңгы ике елда  андыйлар 300гә азрак. Иң яше  8 нче  сыйныфта укый. Шул ук вакытта 30 яшьтән узган өлкәннәр  дә бар. Күбесе укуын техникумнарда  дәвам  иттерү, эшкә урнашу өчен аттестат  алырга дип килә. Теләгәннәр БДИ   тапшыра ала, –дип белдерделәр министрлыкның матбугат үзәгендә.

Бу көннәрдә матбугатта Чаллының мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗинның автокаладагы  кичке мәктәпләр турындагы мәгълүматы күзгә чалынган иде. Шәһәрдә 1 нче сыйныфларда 51 бала укый, аларга – 6, ә шәһәрнең иң өлкән укучысына 46 яшь икән. Ул 65 нче мәктәптә 11 нче сыйныфта  белем ала. Аны  эзләп, Чаллыдагы кичке мәктәпкә шалтыраттык. Биредә 200дән артык кеше  укый.

– Әлеге хатын-кыз укый башлады, аннан авырып китте. Белешмә алып килде, әмма үзе әлегә күренми. Килерме, белмибез… Укырга теләге әллә ни юк,  ахры. Телефон номерын бирә алмыйбыз, – диде директор Ольга Волкова.

Директор  әйтүенчә, кичке мәктәптә 15тән 48 яшькә кадәрге кешеләр укый. Күбесе 17–19 яшьлекләр. «Кемдер техникумны бетерә алмаган, укымыйча армиягә киткән, кемдер яшьли  бала тапкан. Заводта эшләүчеләр дә бар. Барысы да,  алга таба  үсәр өчен, аттестат кирәклеген аңлаган, – ди директор. –  Бездә көндез һәм читтән торып уку формасы бар. Фәннәрнең бер өлешен кичен укыйлар. Конституциядә, һәркем бушлай урта белем алу хокукына ия, диелгән. Әгәр кеше гыйлемне үз вакытында  алмаган икән, хәзер алырга мөмкин.  Бу форма кирәк. Һәр кечкенә бистәдә кичке мәктәпләр тотуның мәгънәсе юктыр, әмма зур шәһәрләрдә  ансыз булмый.

Кукмара мәгариф идарәсе башлыгы Илфат Әхмәдуллиннан да кичке мәктәп  турында сораштык. Киләсе уку елында ул ябылырга да  мөмкин икән. Ни өчен дигәндә,  балалар саны аз. Бу очракта  аны һәр мәктәп үз базасында оештырачак.

– Бездә  кичке мәктәптә 19 бала укый.  Барысы 12  класс  эшли. 7 нче сыйныф укучыларыннан башлап, техникум студентларына кадәр бар. Иң олысына – 20 яшь. Өлкәннәр юк. Күбесе – техникумга китеп, кире кайтучылар. Кайбер әти-әниләр гаилә бюджетын арттыру  өчен, балаларын кичке мәктәпкә урнаштыра, көндез алар  эшли. Ул ягы да бар,  –диде Илфат Әхмәдуллин. – Соңгы вакытта мәктәпләрдә  авыррак укучыларны да шунда җибәрә башладылар. Укымаган бала белән дә мәктәп үзе шөгыльләнергә тиеш. Кичен алган белем – кичен алган инде ул.  Хәзер башка заман. Элеккеге кебек наданлыкны бетерү өстендә эшләмибез. Хәзер мәгариф бик нык  үсештә. Уку өчен шартлар тудырылган, яхшы укытучылар укыта.

Азнакай районында яшәүче пенсиядәге укытучы Алсу Габделхакова фикеренчә, кичке мәктәп химия, биологиядән генә торырга тиеш түгел.

– Бездә юридик наданлык көчле. Анысын да шунда аңлатырга кирәк. Шулай ук үзмәшгульлекне оештырырга, эшмәкәрлеккә өйрәтеп булыр иде. Кичке мәктәпләр укымыйча калган бер катлауны җәлеп итәргә тиеш. Яңа типтагы заманча кичке мәктәпләр кирәк. Уку бервакытта да модадан да чыкмый, барлык диннәр дә аны хуплый. Китапханәләрдә ачарга кирәк кичке мәктәпләрне. Аларга берәр үзенчәлеклерәк бердәм исем дә кушарга була. Һич югы, эшчеләр факультеты, тормыш мәктәбе дип үзгәртергә мөмкин, – диде Алсу Габделхакова.

Мәрхүм иренең  кичен укыган чакларын да искә төшереп: «1964 елда  7 нче сыйныфтан соң  булачак ирем Азнакай районының Вахитов совхозында кичке мәктәптә белем алды. Ул вакытта армиядән кайткан егетләрнең күбесе шулай укыды. Бер караганда, кызык та иде. Тик кичен  кызлар белән йөрергә вакытлары калмый иде. Мине шушы авылга пионервожатый итеп җибәргәннәр иде. Аннан техникумны тәмамлап, Чаллыда КамАЗ төзелешендә  наладчик, бригадир булып эшләде», – диде ул.

Кадимчелек заманнары күптән үтсә дә, укуга әллә ни исләре китмәгәннәр хәзер дә бар. Андыйлар, их, нигә мәктәптә яки техникумда ыштан туздырып йөрдем икән, дип үкенә.  22 яшьлек Казан егете Айнур  Камалов та шундый хисләр белән яши. Хәзерге вакытта курьер булып эшләүче  егет укуын кичке мәктәптә дәвам итәргә ниятли.

–  Мәктәптә   «4ле» билгеләренә генә укыган идем югыйсә.  Шул ук вакытта сәнгать мәктәбен тәмамладым. Рәсемне оста ясыйм, җырлау сәләтем дә бар. Спорт белән дә   шөгыльләндем. Тик 9 нчы сыйныфта уку теләге качты. Укытучыларның һаман саен  имтиханнар турында сөйләп  торуы да  туйдырды. Янәсе, тапшыра алмасаң, тагын бер елга утырып калачаксың. Дәрестән сылтау табып, өйгә компьютер уеннары уйнарга кайта идем. Укымас өчен гел хәйлә эзләдем. Виртуаль дөньяда сине беркем дә гаепләми, – ди Айнур, хаталарын искә төшереп. – Көч-хәл белән 9 нчы сыйныфны тәмамладым. Безнең сыйныфта минем кебек егетләр берничә иде. Техникумга укырга кердем, әмма өченче курстан соң ташладым. Начар малайларга иярдем. Вакытында акылыма килеп, дөрес юлны таптым тагын. Хәзерге вакытта акча да бар, тик дипломым юк. Шул искә төшә дә оят булып китә. Дөрес, укымыйча да яшәп була анысы. Әмма гаилә корып, балаларым туса, нәрсә диярмен? Бу ягы да бар бит аның. Шуңа күрә  вакытында укырга кирәк.

 

Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Казан федераль университетының укыту һәм тәрбияләү методологиясе кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре докторы:

– Теләсә кайсы җәмгыятьтә   тулы урта белем  яки башлангыч яки урта һөнәри белем бирүне кичке мәктәпләрдән башка  оештыру мөмкин түгел. Ул элек тә кирәк булды, хәзер дә кирәк, киләчәктә дә кирәк булачак. Мин студент елларында кичке мәктәптә тарих укыттым. Директор булып эшләгәндә, һәр зур мәктәп базасында  кичке мәктәпләр бар иде. Аны  һөнәри  уку йорты белән бергә оештыра идек. Механизатор, шофер белгечлегенә исә СПТУдан килеп укыталар иде. Татарның бик акыллы мәкале бар: «Син дә – мулла, мин дә – мулла, атка  печән кем сала?» Кичке мәктәп – кирәкле әйбер. Әгәр җәмгыятьне хезмәт кешеләре белән тәэмин итәбез дисәк, бу юлны һич онытырга ярамый. Статистикага карасак,  яшьләрнең 10–15 процентының дәүләт стандартларына туры китереп, укырга мөмкинлеге дә, теләге дә юк. Андыйларга 9  сыйныфка кадәр мәктәптә белем бирсәк, аннары кичке мәктәпләрдә эшләп укый алалар. Белем дә, профессия дә бирү – иң  отышлысы. Шушы юл аша үткәрмәсәк, бөтен ялкау, хөрәсән, җинаятьче, кеше хисабына яшәүчеләр шушы төркемдә формалашачак. Бу  – чынбарлык, моны беркемнән дә яшереп булмый.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү