Путин мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре белән очрашырга планлаштыра

Россия Президенты Владимир Путин мобилизацияләнгәннәргә ярдәм чаралары буенча кире элемтә алу өчен россиялеләр белән очрашырга планлаштыра. Бу хакта дәүләт башлыгы Тверь өлкәсе губернаторы Игорь Руденей белән эшлекле очрашу вакытында әйтте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Мин дә һичшиксез кешеләр белән очрашачакмын, элемтә булсын өчен алар белән сөйләшәчәкмен», — дигән ул.

Путин төбәк башлыгына хәл ителергә тиешле материалларны һәм сорауларны җыю өчен Тверь өлкәсенең мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итү тәҗрибәсен гомумиләштерергә сорады.

 

 


Фикер өстәү