Махсус хәрби операциядә катнашучылар пособие алачак

Махсус хәрби операциядә катнашучылар, хәрби хәрәкәт ветераннары буларак, пособие алачак. Бу хакта Социаль ярдәмгә бәйле сораулар буенча гражданнарны кабул итү атналыгы кысасында билгеле булды. Беренче очрашу мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә социаль ярдәм чараларына багышланды.

Кемгә нинди социаль ярдәм тиеш? Әлеге сорауга бу атнада “Бердәм Россия” партиясенең халыкны кабул итү пунктларында җавап эзләячәкләр. Татарстанда бүген социаль ярдәмгә бәйле сораулар буенча гражданнарны кабул итү атналыгы башланды. Беренче очрашу башкаланың Карл Маркс урамында урнашкан төбәк иҗтимагый кабул итү пунктында узды. Ул махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә социаль ярдәм чараларына багышланды. Россия Дәүләт Думасы депутат Айрат Фәррахов әйтүенчә, мобилизацияләнүчеләрнең өйләрендә бар да тыныч һәм тәртиптә булырга тиеш. Моның өчен тиешле барлык чаралар да күреләчәк, дип ышандырды ул.

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә тиешле ярдәм чаралары турында искә төшерде.  Россия Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Полякова исә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга, ә махсус хәрби операциядә катнашучылар аларга тиңләштереләчәк, тиешле пособие турында әйтте.

– Түләүне хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы таныклыгы булган очракта рәсмиләштерергә мөмкин. Шуңа күрә мобилизацияләнүчеләр бу хакта белеп торсын, Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды бүлекчәләренә мөрәҗәгать итсен иде. Пособие күләме – 3 мең 896 сум, – диде урынбасар.


Фикер өстәү