Чит оя кошы
Авылда каз-үрдәкләрне күпләп асраган чакта чит оя кошлары ияреп кайту, бәбкәләр кушылып, аера алмый тилмерүләр гадәти хәл иде. Бер көн авылдашыбыз Рәхилә апа: «Безнең казларга чит биби ияреп кайткан, кемнеке икән? Талыйлар. Ашарына салып, аерып куйдык», – дигәч, күңелдә әнә шул хатирәләр яңарды. Кайбер казлар (әнкә-әткәсе генә түгел, бәбкәләре дә) чит кошны үзләренә кабул итми шул, бик сирәкләре генә битараф кала. Алай гына да түгел, быел күршебез Фәйрүзә соңрак чыккан өч бәбкәсен дә куша алмый җәфаланды. Кош-корт кына түгел, балалар арасында да булгалый мондый хәлләр.
Бертуган апамның ике кызында алты малай оныгы бар. Әле ике пар малайлар бер үк елларда берничә көн аерма белән генә туган. Янәшә генә ике авылда яшәгәнлектән, алар гел бергә үстеләр. Малайлар кечерәк чакта ападан: «Нихәлләр карап бетерәсең?» – дип еш сорый идек. «Чит оя кошлары кушылмаса, була», – дип көлдерә иде ул. Ягъни бер гаиләдә үскән оныкларны карауның бер авырлыгы да юк, ике гаиләнекеләр бергә очрашса, менә монда әбиләргә бик тә тырышырга туры килә...
Күршебез Резидә дә оныкларга бай. Анда да оныклар еш кунак. «Ике оя кошлары» бергә очрашканда ул да эләгешү-чәкәләшүләрнең, күз яшьләренең күбәюен яшерми. Бер-берсен яратмаудан түгел бу хәлләр (үзләре бит сагынып очрашалар), бәлки көнләшүдәнме, бәлки балалык шуклыклары үзеннән-үзе уеннан узып китәдер...
«Кем әле син?»
Шушы көннәрдә бездә күп еллар күрешмәгән яшьлектәге дуслар – туганнар очрашты. Берничә өй аркылы гына булган туган нигезләрен онытмый кайтып йөрсәләр дә, күп еллар бергә туры килгәннәре булмаган. «Бер дә үзгәрмәгәнсең!» – дип, бер-берсен мактый-мактый, өчәүләп сөенештеләр.
– Син бер дә үзгәрмәгәнсең, дисең, ә менә кайбер сыйныфташлар танымый, «Кем син?» – дип сораучылар да бар, – ди Фәүзия апа бертуган апама. – Ә менә сыйныфташым Миләүшәнең энесе Рамил (Балтач районы хакимияте башлыгы Рамил Нотфуллин. – Г.Х.) Казанда да танып шаккатырды. Исемемне дә белә хәтта! Сез бит минем апам белән бергә укыдыгыз, ди. Очраклы гына хастаханәдә очраштык, аңа кадәр бер тапкыр да аралашкан, сөйләшкән кешем дә түгел... Дөрес, авылга атна саен кайтып, төп йортны гел карап, тәртипләп торганга, хуҗалык рәисе булганда да, район башлыгы булып эшләгәндә дә, авыл урамыннан машинасы белән үтеп китүен еш күрә идем... «Мин сезне авылда гел күрәм», – ди ул да. Төп йортны каравымны да белә. Мине генә түгел, туганнарымның да кайберләрен хәтерли, исемләп белә булып чыкты.
Бөтен хикмәт күңел бирүдә, ахры, диештек.
«Иң шәп күршеләр бездә икән»
Бәрәңге казыйбыз (быел, гомер булмаганча, август уртасы җиткәнче үк казып алырга туры килде). Күршебез Наил, күкрәгенә терәп, берсеннән-берсе матур алмалар тотып кергән: «Безнең алмаларны да авыз итегез әле...»
Бераздан икенче бер күршебез Раушания, сменадан кайтышлый ук, бакчага сугылып: «Яңа сорт ремантат кура утырткан идем, ашап карагыз әле, шулкадәр эреләр», – дип, койма аша җиләкләр сузды. Ярты сәгать үттеме-юкмы, Раушания кабат койма аша гына, агачтан өзеп, грушалар белән сыйлады. Резидә исә соң өлгерә торган караҗиләкләр тотып кергән...
– Иң шәп күршеләр бездә икән, – ди кызым.
– Әйбәт эшләгән өчен сыйлыйлар, – дим, шаяртып. – Бәрәңгеләре начаррак, кәефләре төшмәсен, дип тырышалардыр инде, – дип тә өстим.
Күңелле, однако!
«Җомга мәллә бүген?»
Күрше Кариле авылы кибетендә кәрҗингә төрле җиләк-җимеш тутырам. Иртәнге сәгатьләр булса да, кеше шактый. Барыбыз да диярлек җиләк-җимеш тирәсендә кайнаша. Тутырган пакетларымны үлчәүгә алып килгәч, сатучы кыз: «Бүген җомга мәллә?» – дип сорады.
– Ие, – дим. – Нәрсәгә алай дип сорадыгыз?
– Бездә гадәттә җомга көнне кешеләр менә шулай күпләп җиләк-җимеш ала...
Ни сәбәпле икәнен сорамаганмын. Бәлки атна ахыры җиткәнгә, балалар, оныклар кайтышка әзерләнәләрдер, бәлки җомга көн мөселманнар өчен иң зур бәйрәм булганга (ә электән дин көчле булган бу авылларда соңгы елларда ул тагын күтәрелеш кичерә), шулай бәйрәм рухы өстиләрдер...
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез