Казан автобусында берәү юл өчен түләүдән баш тарткан һәм кондукторның битенә суккан. Кондукторны эшеннән алганнар

Казанның 36 нчы автобусында бер пассажир, юл өчен түләүдән баш тартып, кондукторны төрле сүзләр белән кимсеткән һәм битенә суккан. Кондуктор да җавапсыз калмаган. Шуның өчен аны эшеннән алганнар. Бу хакта Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясенең “ВКонтакте” рәсми битендә хәбәр ителгән.

Автотранспорт предприятиесендә эчке тикшерү нәтиҗәләре буенча пассажирның юл өчен түләүдән баш тартуы, кондукторны төрле сүзләр белән кимсетүе һәм битенә сугуы билгеләнгән. Кондуктор үзен мәсхәрәләүгә түзеп тормаган: тиешенчә “җавап” биргән. Йөртүче автобус ишеген ачкач, пассажир качкан.
“Кондукторга болай эшләү ярамый! Ул шул ук көнне эшеннән алынып, пассажирларга хезмәт күрсәтү культурасы буенча өстәмә инструктажга җибәрелде”, – дип басым ясап әйтелгән ассоциациядә.

Казанның автотранспорт оешмалары пассажирлардан кондукторларны кимсетмәүне, җәмәгать транспорты хезмәткәрләренә кул күтәрмәүне сорый. Моннан тыш алар шәһәр халкын килеп туган низагларда, видеога төшереп, аны социаль челтәрләргә тарату урынына җәмәгать транспорт хезмәткәрләренә ярдәм итәргә чакыра.

“Ассоциация полиция хезмәткәрләренең килеп туган хәлгә ачыклык кертәчәгенә һәм низагны башлап җибәргән пассажирга җәза бирәчәгенә ышана”, – дигән фикердә транспортчылар.


Фикер өстәү