Рөстәм Миңнеханов: «Мобилизацияләнүчеләр өчен яхшы шартлар тудырылырга тиеш»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов өлешчә мобилизация сораулары буенча оператив штабның һәм чакырылыш комиссиясенең уртак утырышын уздырды. Утырышта ярдәм чаралары, хәрбиләрнең көнкүрешенә бәйле сораулар күтәрелде.

Республиканың хәрби комиссары Сергей Погодин, өлешчә мобилизация нәтиҗәләре турында хисап тотып, районнар белән бергәләп эшләү мобилизация бурычларын вакытында үтәргә мөмкинлек бирүен искәртте.

Шулай да тәртип урнаштырасы сораулар да юк түгел. Татарстан Президенты әйтүенчә, Россия Президенты да хәрби комиссариатлар эшен яңартуның әһәмияте турында билгеләп үтте. «Безгә дә бу эштә тәртип булдырырга кирәк», – диде республика җитәкчесе.

Моннан тыш Рөстәм Миңнеханов хәрбиләрнең җыелу пунктларындагы көнкүреш шартлары мәсьәләсенә тукталды. Мобилизацияләнүчеләр өчен яхшы шартлар тудырылырга тиеш, дип ассызыклады ул.

– Туклану, уңайлы шартлар тудыру кебек мөһим мәсьәләгә игътибар бирүне сорыйм. Бөтен җирдә тәртип булырга тиеш. Тәртипсезлек безне бер дә бизәми. Мондый аңлашылмаучанлыклар булырга тиеш түгел, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Кешеләр белән дә аңлашырга кирәк. Мөрәҗәгать итегез – без бит бу сорауларны хәл итәбез. Оештыру, көнкүреш, хокукый сораулары бар икән – хәл итәбез. Бу – сезнең җитешсезлек кенә түгел, уртак җитешсезлегебез. Без барыбыз да – бер гаилә. Без барыбыз да җаваплы.

Узган атнада Казан танк училищесындагы мобилизацияләнгән хәрбиләр  андагы шартлардан зарланып, социаль челтәрләрдә видео таратты. Алар үзләренә чи утын китерүдән, телефон өчен зарядка алу мөмкинлеге булмаудан зарлана. Бу хәлдән соң проблемаларны тиз арада хәл итәргә тырыштылар.

Хәрбиләрнең көнкүреше димәктән, Татарстан Президенты Казан танк училищесындагы мобилизацияләнүчеләрнең җыелу пунктын үзе барып күрде. Рөстәм Миңнеханов палаткалы лагерьда яшәүчеләрнең көнкүреш, туклану шартлары  белән танышты. Моннан тыш Президент хәрби өйрәнүләрне күзәтте, ату урынында булды. Соңрак Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» үзәгендәге мобилизацияләнүчеләрнең яшәү шартлары белән танышты, полигонда булды.

Хөкүмәт йортында узган утырышта хәрбиләрнең гаиләләренә күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында да сөйләштеләр. Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операция зонасына үз теләге белән китүчеләрнең балаларына 20 мең сум акча түләүне оештырырга кушты.

– Һәр ярдәм чарасы һәр гаиләгә барып җитәргә тиеш. Гаиләләрне кайгыртырга һәм игьтибардан калдырмаска кирәк, – диде Президент.

Татарстанда 13 депутат мобилизацияләнгән. Мәгълүм булганча, әлеге депутатлар – Казан, Әлмәт, Менделеевск, Кама Тамагы, Чистай, Актаныш, Саба, Теләче, Баулы, Әгерҗе, Буа, Балык Бистәсе һәм Алексеевск районнарыннан. Аларның берсе – махсус хәрби операция зонасында, тагын җидесе – хәрби хәрәкәтләр барган зонадан ерак түгел урнашкан хәрби частьларда, бишесе Казан танк училищесында әзерлек уза.

Сүз уңаеннан, Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев тә үз теләге белән махсус хәрби операциягә китүен социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте. Ул контракт төзеп киткән. Моңа кадәр Эдуард Шәрәфиев Донбасска гуманитар ярдәм белән берничә тапкыр барган иде инде.

– Хәзер, илебезнең мәнфәгатьләрен иңгә-иң торып яклау өчен, бердәм булуыбыз кирәк! Моннан тыш мин хәрби операция шартларында егетләребезнең чынбарлыктагы ихтыяҗын аңларга ниятлим. Алга таба аларга матди-техник һәм гуманитар ярдәм күрсәтү өчен кирәк бу, – дип язган депутат.

Фото: https://president.tatarstan.ru/

 


Фикер өстәү