Рөстәм Миңнеханов мобилизацияләнгән егетләрнең хәлен белеште

Татарстан Президенты танк училищесы полигонында булды. Биредә ул мобилизацияләнүчеләрнең яшәү шартлары, хәрби хезмәткәрләр ашханәсе, палаткалы лагерь белән танышты. Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәрби хезмәткә өйрәнүләрне күзәтте, ату полигонында булды.

Шуннан соң Президент “Казан Экспо” мәйданчыгына килде. Анда да кайбер павильоннарда өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган ир-егетләр урнаштырылган. Рөстәм Миңнеханов хәрби хезмәткәрләрнең яшәү шартлары белән танышканнан соң полигонда булып, аларның сугыш тактикасына, ату күнекмәләренә корал белән эш итүгә өйрәтелүләрен күзәтте.


Фикер өстәү