Монда барысы да егетләрчә!

Кызыл байраклы Казан югары танк командасы училищесында   беренче тапкыр “Танкчы анты”н кабул итү чарасы узды. Егетләрнең  каушаулары, бераз куркулары йөзләренә чыккан. Ничек каушатмасын, ди инде.   Азрак кына хата җибәрсәң дә,  оятка калуыңны көт тә тор.

Беренче курс студенты Степанец Роман әлеге чара өчен махсус язылган антны беренче тапкыр яңгыратты. Шунысын да әйтеп үтик, ант текстын язу буенча махсус бәйге дә оештырыла. Училище җитәкчесе генерал-майор Кирилл  Кулаков белдерүенчә, ул берничә дистә эш арасыннан сайланып алына. Антның асылында курсантлар Россиягә мәңге тугры булырга, училищеның исеменә тап төшермәскә, бер-берсенә карата игътибарлы булырга вәгъдә бирә.

133  беренче курс студенты “Танкчы анты”н кабул итте. Өлкән курста укучылар аларга танкчының символы – кара  беретлар  тапшырды. Аннан соң  училище җитәкчесе  сәламләде. Ул аларга танкчы булуның ни дәрәҗәдә җаваплы икәнен  аңлатты:

– Училищеның  100 еллык юбилее елында, офицерлар һәм курсантлар белән киңәшләшеп,“Танкчы анты”н кабул итү кебек матур традиция булдырыдык.  Мин аның дәвамлы булуын телим. Бу тантаналы  мизгелләр гомерлеккә исегездә калыр дип ышанам, –  диде Кирилл Денисович. Шулай ук  өлкән курсларга да мөрәҗәгать итеп:

– Беренче курс –  ул  иң авыр һәм мөһим чор,  уку, көн тәртибе, биредәге мохиткә ияләшү вакыты, шуңа күрә курсантларга карата игътибарлы һәм ярдәмчел булырга өндим, – диде.

Бирегә 2015  елда укырга килгән Уфа егете Рәсүл Кашапов   укуны бик җиңел дими: “Башта читен булды: көн тәртибе, укулар башкача бит. Ләкин беркайчан да үкенмәдем. Барысын да үзләштерер өчен тырышырга кирәк. Үзеңнең  бөек шәхесләр укыган училищеда белем алуыңны аңлау аеруча горурлык өсти”, – ди ул. Шулай ук танкчыларның беренче курста ук мондый ант кабул итүләрен егет бик мөһим  дип саный. “Хәзердән үк танкчы булуның асылын һәм әлеге исемгә тап төшермәскә кирәклеген аңласыннар. Әлеге традиция алга таба да дәвам итсен”, –  диде ул.

Әле яңа гына 18ен тутырган  Владислав Обухов танкчылар училищесына әтисе һәм бабасы үрнәгенә ияреп керә. “Мин кечкенәдән офицер булырга теләдем. Гаиләмдә барысы да – хәрби хезмәткәрләр. Ант кабул иткәннән соң җаваплылык тагын да артты”, – ди егет. Ә укуга килгәндә,  Владислав барысына да әзер. “Укырга кергәндә үк физик күнегүләр тапшырдык, хәрби табиблар комиссиясен уздык, төрле яктан сынадылар. Уку җиңел булыр, димим, ләкин мин тырышачакмын”, – дип вәгъдә итте.

Чараның тантаналы өлеше тәмамланганнан соң барлык курсантлар да “Танкчыларга дан” һәйкәленә  чәчәк куйды. Анда танкчыларның шигаре язылган: “Җиң яки үл”.   Куркыныч, әмма егетләрчә яңгырый! Бүген “Танкчы анты”н кабул иткән һәр егет  илебезне сакларлык чын ир-ат булып тәрбияләнер дип ышанасы килә.

 


Фикер өстәү