Пенсия ничек арта?
Эштән китүче пенсионерларның пенсиясе ничек индексацияләнә?
Чәчкә Харисова, Казан
2016 елдан эшләүче пенсионерларның иминият пенсиясенә индексация ясалмый. Эштән лаеклы ялга киткән очракта гына алдагы еллардагы пенсия тулысынча индексацияләнә.
2018 елга кадәр кеше эштән киткәннән соң өч ай узгач кына индексация ясала һәм пенсия тулысынча түләнә башлый иде. Анда да эш бирүче оешмадан хезмәткәрнең эштән китүе хакында Пенсия фондына вакытында хәбәр итү соралды. 2018 елдан индексацияләү тәртибе үзгәрде. Пенсия кеше эштән киткәннең икенче ай башыннан индексацияләнә. Мәсәлән, 30 сентябрьдә китсә, эш бирүче оешма вәкилләре ул турыда Пенсия фондына 15 октябрьгә кадәр җиткерә. Андагы мәгълүматлар буенча, ул эшләүче буларак күренә, ә август ае өчен мәгълүматлар 15 сентябрьгә кадәр тапшырыла һәм әлеге исемлектә пенсионер булмый. Октябрь аенда Пенсия фонды барлык индексацияләрне исәпли, ноябрь аенда шулар һәм август, сентябрь, октябрь эшләмәгән айлар өчен пенсиягә өстәмә буларак күчерелә. Ягъни пенсионер тулы пенсияне шулай ук эштән киткәннән соң 3 ай үткәч ала башлый, тик ул 3 ай аңа компенсацияләнә. Пенсия фонды белгечләре эш бирүче оешма җитәкчеләренә кешене эштән җибәрү вакытына игътибар итәргә чакыра. Эштән китү көнен 30 сентябрь дип язасы урынга 1 октябрь дип теркәлсә, пенсионер тулы ай эшләгән кебек килеп чыга.
Хезмәт хакын конвертта алсаң…
Хезмәт урыныңда акчаны конвертка салып бирсәләр һәм Пенсия фондына акча күчермәсәләр, картлык көнеңдә нинди акчага гомер сөрәсең? Җитәкчелек акча күчерәме икәнне ничек белергә?
Сәлим. Чаллы
Эшләгән кешегә үзенең шәхси исәп-хисап счетын гел карап, тикшереп торырга кирәк. Эш бирүченең күпме хезмәт хакы түләвен, иминият кертемнәрен күпме күчерүен белеп тору беркемгә дә комачауламый. Аны Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеттан, Пенсия фондындагы мобиль кушымтадан, дәүләт хезмәте порталыннан, күп функцияле үзәк офисларыннан белешергә мөмкин. Шәхси исәп-хисап счетын карагач, күңелдә канәгатьсезлек калса, ул хакта эш бирүче җитәкчедән сорашырга кирәк. Җитәкче аңлатырга теләмәсә, дәүләт хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итәләр. Анда гариза тапшырырга һәм закон бозылу буенча киңәшергә мөмкин. Пенсия фондына күчерелгән кертемнәр турыдан-туры кешенең пенсиясе күләменә йогынты ясый.
Сорауларга Казандагы Совет районы Пенсия фонды бүлеге белгечләре җавап бирде
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat