Татарстанда алкоголизм белән авыручылар саны кими

Татарстанда 3-5 ел эчендә алкоголь кулланучылар саны кимегән. Бу хакта, «Татар-информ» корреспонденты белән сөйләшкәндә, Татарстан Республикасының баш наркологы Резидә Хәева хәбәр иткән.

«Татарстанда соңгы 3-5 елда эчкечелек белән авыручылар саны һәм исәптә торучы затлар саны кимү күзәтелә, шул исәптән балигъ булмаганнар арасында да. Безнең Татарстанда хәлләр уңай. Яшьләргә йогынты ясый торган тискәре факторларны профилактикалау буенча төрле ведомстволар һәм органнар белән зур профилактик эш алып барыла», — диде Резидә Хәева.

Ул хәзер яшьләрнең азрак эчүен һәм аек яшәү рәвешен, дөньяга психоактив матдәләрсез карау мөмкинлеген сайлавын әйтте. Статистика халык өлешенә карата алкоголь куллануның азаюын күрсәтә, дип өстәде Хәева.

 


Фикер өстәү