Буа районы башлыгы Марат Җаббаров Татарстанның авыл хуҗалыгы министры итеп билгеләнде

Буа районы башлыгы Марат Җаббаров Татарстанның авыл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде. Татарстан Президенты бу хакта указ имзалаган. Районга киткәнче Марат Җаббаров министр урынбасары булып эшләде.

Моңа кадәр Авыл хуҗалыгы министрлыгын 20 ел җитәкләгән Марат Әхмәтов VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайланды.


Фикер өстәү