Лаеш районы башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде

Илдус Зарипов Татарстанның Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп сайланды. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашында узган район Советының чираттан тыш утырышында билгеле булды.

«Ул муниципаль дәрәҗәдә дә, шулай ук республика җитәкчесе вазыйфаларында да, икътисадның реаль секторында да зур эш тәҗрибәсенә ия. Илдус Фатихович үзен профессионал буларак күрсәтте», — диде Песошин.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанның Теләче районы Советы район башлыгы Илдус Зариповның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктаткан.


Фикер өстәү