Мөслим районында яңа башкарма комитет җитәкчесе билгеләнде

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышында катнашты.

Утырышны Мөслим муниципаль районы башлыгы, Мөслим муниципаль районы Советы рәисе Рамил Муллин ачты. Ул башка эшкә күчү сәбәпле, Мөслим районы депутаты һәм район башлыгы вазифаларын туктату турында гариза язган.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үзенең чыгышында Рамил Хәмзә улы Муллинның  8 ел җитәкчелек итүе дәверендә районның социаль-икътисади үсешенә кагылышлы күп кенә мөһим мәсьәләләр уңышлы хәл ителүен әйтте. Федераль һәм республика инвестиция программалары кысаларында районда социаль һәм инфраструктура объектларын яңарту буенча зур эш башкарылды, дип билгеләп үтте Алексей Песошин.

Алексей Песошин Татарстан Президенты һәм Татарстан Хөкүмәте исеменнән Рамил Муллинга Мөслим муниципаль районы башлыгы вазифасында нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәтен белдерде. Аңа Татарстан Республикасы Президентының рәхмәт хатын тапшырды.

Депутатлар район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын Мөслим районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альберт Хуҗинга йөкләү турындагы тәкъдим өчен тавыш бирделәр.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан итү турында карар кабул ителде.


Фикер өстәү