Түбән Кама районындагы мәчетне төзүдә төрле милләт вәкилләре бушлай ярдәм иткән

Түбән Кама районының Трудововой бистәсендә күптән көтелгән мәчет ачылган.  Мәчет ачылу тантанасына бөтен республикадан кунаклар җыелган.

Монда күмәк намаз 2012 елда укыла башлаган. Ул вакытта администрация җирле мәктәптә урын бүлеп бирә.

Ике елдан соң вагон куеп, биш елга якын авыл халкы шунда намаз укыган. 2018 елда мәчет төзелешенә рәсми рөхсәт алынган.

Бистәнең имам-хатибы Җәмил хәзрәт Гыйльманов әйтүенчә, беренче җир эшләрен тулысынча рус милләтеннән булган ир-ат бушлай башкарган. Гомумән, мәчет төзелешендә төрле милләт кешеләре катнашкан һәм күбесе бушлай эшләгән. Акча төзелеш материалларына гына тотылган. Бинаны тугыз ай эчендә сафка бастырганнар.

— Төзелештә рус, татар, мари, мордва, таҗик, чуаш һәм башка милләт вәкилләре катнашуын билгеләп үтәсем килә. Мин бистәнең барлык мөселманнары исеменнән рәхмәтемне белдерәм һәм мәчетне төзүдә ярдәм итүчеләргә дога кылабыз, — дип гән мәчет ачылышында Җәмил хәзрәт Гыйльманов.


Фикер өстәү