Казанда йөзү буенча Татарстан чемпионаты узачак

Казан йөзү буенча ТР чемпионаты кабул итәчәк, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.

Ярышларда катнашу өчен Татарстан Республикасының түбәндәге шәһәрләреннән 300 дән артык спортчы көч сынашачак: Минзәлә, Яр Чаллы, Казан, Сарман, Лениногорск, Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга, Лаеш, Кукмара һәм Саба районнары.

Чемпионат 19 сентябрьдә старт ала һәм 21 нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Үткәрү урыны — «Акчарлак» йөзү бассейны (Кол Гали урамы, 13а).

Ярышларны ачу 19 сентябрьгә 9.45 сәгатькә билгеләнгән. Ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана


Фикер өстәү