Кемнәргә ЮХИДИ штрафларын түләмәскә рөхсәт итәләр?

Үзләрен банкрот дип игълан иткән Россия халкына ЮХИДИ штрафларын түләмәскә рөхсәт итәләр. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Басма мәгълүматлары буенча, тиешле закон проекты хөкүмәт комиссиясе тарафыннан каралган инде.

«Физик затларның бөлгенлеккә төшүе процедурасы авыр һәм табышсыз финанс хәленә эләккән гражданнарга бурычларыннан котылу өчен каралган», — дип сөйләде басмага Россия юристлары Ассоциациясе идарәсе рәисе Владимир Груздев.

  • Суд департаменты мәгълүматлары буенча, быел 41 меңнән артык кеше банкрот дип танылган. Барлык процедуралардан соң аларның 153 млрд сумга якын бурычы юкка чыгарылган.

«Татар-Информ»


Фикер өстәү