Алексей Песошин һәм Сергей Нарышкин Казанда Мәңгелек утка чәчәкләр куйды

XVI БДБ илләре разведка саммитында катнашучылар Җиңү паркында булды. Анда Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә Мәңгелек утка чәчәкләр куйдылар.

Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Россия тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкин, шулай ук Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан һәм Үзбәкстан разведкасы җитәкчелеге катнашты.

Чәчәкләр куйганнан соң, югары делегация парк эченә узды, анда мактаулы каравыл ротасы тезелде. Тантана тәмамлангач, саммитта катнашучылар Казан ратушына киңәшмәгә юнәлделәр.

Саммит эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак. Казанда узган очрашуда БДБ илләре разведкалары җитәкчелеге эчке һәм тышкы янауларны булдырмау өчен мәгълүмат алмашу механизмнарын, шулай ук террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору өчен алга таба адымнар турында фикер алышачак.

«Татар-Информ»


Фикер өстәү