Татарстан Президенты WorldSkills җиңүчеләренә ни әйткән?

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу минутларда WorldSkills 45нче дөнья чемпионаты җиңүчеләре, призерлары һәм экспертлары белән тантаналы төстә очраша. Чара Казан Кремлендә үтә.

«Ворлдскиллс» чемпионатында Россия җыелмасы икенче урынны алды һәм бу җиңүгә Татарстаннан катнашучылар да зур өлеш кертте. WorldSkills 45нче дөнья чемпионатында Татарстан вәкилләре өч призлы урын һәм сигез медальон алды.  «Без сезнең һәрберегезгә ышандык, сез булдырдыгыз!» — диде тантаналы чарада катнашучыларны сәламләп Президент.

Рөстәм Миңнеханов чемпионат мирасының Татарстанда кадрлар үсешенә әле озак еллар хезмәт итәчәген аңлатты. «Сез икътисадның реаль секторында кирәк булачаксыз, сез — безнең горурлык», — диде ул чемпионатта катнашучыларга.

 

 

 


Фикер өстәү