Иннополис университеты телефоннар өчен яңа операцион система булдырачак

Иннополис университеты Кытайның Huawei компаниясе белән бергә Harmony OS операция системасын эшли. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Иннополис университеты ректоры Александр Тормасов «Цифрлы алгарыш» Бөтенроссия бәйгесе финалында хәбәр итте.

«Мин Huawei компаниясе белән бергә аларның үз операция системасына (Harmony OS) бәйле проект белән шөгыльләнәм. Киләчәктә ул телефондагы операция системасын алыштырачак», — дип искәртте Тормасов.

Аның сүзләренчә, бу эшкә Иннополис университеты студентлары һәм әлеге уку йортын тәмамлаган белгечләр дә җәлеп ителгән. Ректор яңа операция системасының кайчан эшли башлаячагын әйтмәде.

Быелның августында билгеле булганча, Huawei компаниясе АКШ Хөкүмәте тарафыннан үзенә карата кертелгән чикләүләрдән соң мобиль телефоннар өчен үз операция системасын (Harmony OS) тәкъдим итте. Ул Android операция системасын алыштырырга мөмкин.

"Татар-Информ"

Фикер өстәү