Рөстәм Миңнеханов Иннополис Университеты ректорына “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырды

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иннополис Университеты ректоры Александр Тормасовка “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырган. Бу хакта республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Галим һәм фән администраторы югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә зур өлеш кертүе һәм күп еллык нәтиҗәле фәнни-педагогик эшчәнлеге өчен бүләккә лаек булган.

Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Тормасов үзара әңгәмә барышында Иннополис Университетын алга таба үстерү һәм IT-белгечләр әзерләү сыйфатын яхшырту мәсьәләләрен караган.
Очрашу Хөкүмәт йортында узган. Анда шулай ук Татарстан вице-премьеры Роман Шәйхетдинов катнашкан.
Александр Тормасов Иннополис Университетына, уку йортына нигез салынганнан бирле, 2012 елдан җитәкчелек итә. Физика-математика фәннәре докторы, компьютер программаларын эшләү өлкәсендә 167дән артыграк патент авторы ул.


Фикер өстәү